Июль 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Шыкча авылында яшәүче 1 «г» сыйныф укучысы Арина Богданова (сыйныф җитәкчесе Луиза Хәйбулина) мәктәпкә, укытучыларына һәм сыйныфташларына бик сагынган. “Кызым быел 2 нче сыйныфка укырга керә, татар телен ярата һәм туган тел укытучысы Чулпан Хәмитованы еш искә ала. Әни буларак, баламның татар телен өйрәнергә омтылуы мине бик сөендерә, укытучыларыбызга рәхмәт”, - дип шатлана Аринаның әнисе Диана Шамратова. Арина үзенең дус кызы Анеля белән “Мамай белән бабай һәм чебиләр” исемле беренче позитив видеоролик төшерделәр.
”Татар телен өйрәнергә хыялланалар, ролик төшерергә ярдәм итәргә сорыйлар. Беренче роликны төшерергә мин тәкъдим иттем. Минем идеям күңелләренә хуш килде, алар икенчене үзләре төшерергә теләк белдерделәр. Киләсе роликлар безнең авыл турында, җирле җитәкчеләр һәм җирле эшмәкәрләр белән булачак. Мәсәлән, ярдәм итсәләр, тәвә фермасы җитәкчелеге белән дә әңгәмә рәвешендә ролик төшерергә ниятләребез бар”, - дип белдерде Диана Шамратова.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.