#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңа чана

последние и лучшие новости искусства в мире

Раиләләрнең ишегалдында балалар бик күп. Алар, бергәләшеп, төрле уеннар уйныйлар. Быел алар тау ясадылар. Һәркайсының чанасы бар. Тик Раиләнең генә чанасы юк. Ул уйнарга чыккач, Фирая белән Гүзәл йөгереп киләләр дә: “Раилә, кил, чана шу”, - дип, үз чаналарын аңа биреп торалар.

Беркөнне Раиләнең әтисе дә чана алып кайтты. Раилә шатлыгыннан нишләргә дә белмәде. Биеп тә алды, сикергәләп тә.

Әтисе Раиләгә:

- Чанаңны саклап кына шу, ватма, - диде.

- Ярар, - диде Раилә.

Ул, чанасын тартып, ишегалдына чыкты. Аны балалар чолгап алды. Алар: “Раиләгә дә чана алганнар!” – дип шатландылар. Раилә горурланып шуды яңа чанада! Үз чанасы булгач, тагын да күңеллерәк иде аңа

Бераздан аның янына күрше малае Илдар килде.

- Раилә, чанаңны биреп тор әле, мин дә шуып карыйм, - диде ул.

Кыз аңа кулын гына селтәде:

- Кит, кит, бирмим, я ватарсың, - диде дә Илдар яныннан выжлап шуып та китте.

Фирая белән Гүзәл бу сүзләрне ишеткәч:

- Ул чанасын кызгана, саран, саран, - дип, Раиләне үрти башладылар. Раилә, чанасын өстерәп, Илдар янына килде. Аңа чанасын бирергә теләде. Әмма Илдар аңа әйләнеп тә карамады. Раиләгә бик күңелсез булып китте. Аны хәзер яңа чана да шатландырмый иде инде.

Рәисә ИШМОРАТОВАдан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836