Нәрсә рәхәтрәк
Мәшти малай чагында атасы сыер сатып алган. Бозавын карарга Мәштигә кушкан. Мәшти бала чагында ук ялкау булганга, бер дә карамый башлаган. Атасы үгет бирмәкче булып:
- Сиңа үз сөтебезне эчү рәхәтме, әллә күршеләргә йөз ертып керүме, әйт? – дигәч, Мәшти:
- Бозау караудан күршегә сөт сорап керәсе рәхәтрәк, - дигән, имеш.
Карт ялкау белән яшь ялкау
Элек бер авылда ялкаулыгы белән дан тоткан бер кеше булган. Аның янына өйрәнергә дип, икенче бер яшь ялкау килгән. Шуңа хуҗа кеше әйткән:
- Бар, тышка чыгып кара әле, яңгыр яумыймы икән?
Өйрәнчек ялкау әйткән:
- Нигә тышка чыгып йөрергә, тәрәзәдән көрәк кенә сузып карыйк, шуннан белербез, - дигән.
Моннан соң карт ялкау әйткән:
- Миннән дә ялкаураклар бар икән, болай булгач ялкау исемен күтәреп йөрүнең кызыгы бетте, - дип, ялкаулыгын ташларга булган.
Әмир ЮСКАЕВ, Төмән районы, Талымхан авылы