#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ямьле апрель

последние и лучшие новости искусства в мире

Балачакта, Советлар чорында, мәктәпләргә һәр елны апрель аенда каен бөресе (березовые почки) җыярга мәҗбүри йөкләмә бирделәр. Аны агач яфрак атканчы җыеп өлгерергә кирәк. Без, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы балалары, аякларыбызга “резина” итекләр киеп, бата-чума күмәкләшеп урманга бөре җыярга бардык. Елга аша күперне чыгып якындагы урманга түгел, чөнки анда бөре вак, ә авыл читендәге Шаракка төшәбез. Авыл өстә урнашкан, ә ул түбәндә. Шарак – очсыз-кырыйсыз урман, Тубыл районына тоташа. Монда бөре эре, җыясы җиңел, сагызы гына кулга ябыша. Шулай берничә тапкыр урманга барабыз. Авылдашлар Шаракта утынга агач кистеләр, бөрене егылганнарыннан җыйдык. Малайлар белән сугышып алабыз, суга чумып аякларыбыз юешләнә, ашыйсы килә, әмма беркем эшен ташлап кайтып китми. Ул заманнарда балалар үтә җаваплы булганнар, һәрнәрсәгә җитди караганнар.

Мәктәптә норманы тутыручыларга линейкада тантаналы рәвештә бүләкләр бирделәр.

Эх, бигрәк хозур, рәхәт саф һавада урамда уйныйсы! Табигатьнең кыштан уянуын күзәтәбез: җылы яктан кара каргалар, сыерчыклар кайтканнар, юлларның ике ягында да шарламалар ага, җирдә яшел үлән күренә башлаган. Авылның нәкъ уртасын, Иткуакны су баскан (хәзерге көндә анда парк), малайлар саллар ясап анда йөзәләр. Киндерле елгасы акрын гына боздан арына.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836