Материалы

Янгын куркынычсызлыгы атналыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

45-3Соңгы вакытта, кызганычка каршы, янгын кебек табигый бәла-казаның даими рәвештә үсеше күзәтелә. Моның сәбәбе - өлкәннәрнең бу проблемага битарафлыклары. Еш кына балалар гап-гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен белмәгәнлектән һәм белемнәре булмаганлыктан экстремаль хәлләрдә үзләрен дөрес тота алмыйлар. Шуны истә тотып, Төмән районы, Шыкча «Улыбка» балалар бакчасында өч төркемдә дә янгын куркынычсызлыгы атналыгы узды. Бу турыда безнең белән «Пчелки» урта-өлкән төркем тәрбиячесе Юлия Хәмидуллина уртаклашты. Коронавирус пандемиясе сәбәпле, ата-аналарга һәм башка кешеләргә балалар бакчасына керү рөхсәт ителмәде.

«Гномики»ның кече-урта төркеме тәрбиячесе Гүзәлия Речапова бу атнада «Мәче йорты» дигән физкультура күңел ачу чарасы оештырды. Рәсем конкурсында Вәлиевлар, Калатыгиннар, Шакировлар, Сабармәтовлар гаиләсе актив катнаштылар.

«Әкият» мәктәпкә әзерлек төркемендә музыка җитәкчесе Альбина Белова «Шырпы белән төлке» исемле чара үткәрде. Рәсем конкурсында бу төркемдә Исмәгыйлевлар һәм Подольскийлар гаиләләре, шулай ук балалар үзләре дә актив катнаштылар.

«Пчелки» төркемендә Юлия Хәмидуллина ата-аналар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж, гаилә рәсемнәре конкурсы үткәрде. Мамкиннар, Нигъмәтуллиннар, Мөхәммәтҗановлар, Юмашевлар, Абтрәхиповлар гаиләләре активлык күрсәттеләр. Юлия Борис кызы шулай ук балалар белән «Ут-дус, ут-дошман» дигән викторина-ярыш үткәрде, «Ут - уенчык түгел» темасына презентация ясады, балалар аппликация һәм пластилинография конкурсларында үзләрен сынадылар.

«Янгын куркынычсызлыгы атналыгының максаты - балаларда янгын куркынычсызлыгы нигезләрен, аңлы, куркынычсыз тәртип күнекмәләрен формалаштыру. Балаларны экстремаль ситуациядә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә өйрәтү (янгын частенең телефон номерын җыярга, диспетчер белән телефон аша әңгәмә алып барырга: адресыңны төгәл атарга), балаларның янгын сүндерүче һөнәре турында белемнәрен киңәйтү, янгын сүндерүчеләр кебек җитез, кыю һәм көчле булу өчен аларда физик әзерлек белән шөгыльләнү теләген үстерү, бу мәсьәләгә ата-аналарның игътибарын җәлеп итү, янгын сүндерү чаралары белән таныштыру. Боларның барысы белән дә тәрбиячеләр сабыйларны таныштырдылар, куелган барлык максатларны һәм бурычларны үтәделәр», - дип хәбәр итте Юлия Хәмидуллина.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума