Материалы

Яңгыр нигә ява?

последние и лучшие новости искусства в мире

Болыт бик вак тамчылардан гына торса, өскә күтәрелүче һава агымы аларны җиргә төшерми. Бер яңгыр тамчысы барлыкка килсен өчен миллионнарча вак бөртекләр бергә кушылырга тиеш. Әмма болыт су тамчыларыннан гына тора икән, алар анда бик әкрен зурая.

Калын яңгыр болытлары, гадәттә, эссе вакытта һәм һавада дым күп булганда барлыкка килә. Җирдән күтәрелә торган дымлы һава агымында барлыкка килеп, мондый болыт бик тиз зурая, зурайган саен югарырак күтәрелә бара. Биектәге салкын катлауларда (8 чакрым биеклектә үк инде һаваның салкынлыгы кайчак 30 градуска җитә) болытның өске өлешендәге су тамчылары боз бөртекләренә әверелә башлый. Хәзер инде ул калынлыгы берничә километрга җиткән зур болытка әверелә. Андый болытның һәр куб километрында уртача бер мең тонна су була!

Бер ялгыш фикер яшәп килә. Болыт караңгырак булган саен, без көчлерәк явым-төшем көтәбез. “Хәзер коя башлый!” – ди шундый болытны күргән кеше һәм тизрәк ышыкланыр урын эзли. Ләкин һәрвакыт көткәнчә булмый. Караңгы, куркыныч болытлардан кайчагында бер тамчы яңгыр да төшми. Караңгы болыт үтә вак тамчылардан тора, анда су бик аз була.

“Балалар календаре”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума