#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2017
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәйрәм үзәгендә - балалар

последние и лучшие новости искусства в мире

14-624-26 март көннәрендә Төмәннең “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортында “Салават күпере” балалар сәнгать иҗаты конкурсы - XVII өлкә милли фестивале уздырылды. Чараны милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты, өлкә мәдәният департаменты, өлкә милли-мәдәни автономияләр, милли иҗтимагый оешмалар һәм “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йорты оештырды. Фестивальдә  200дән артык балалар иҗат коллективлары катнашты. Башка шәһәрләрдән, районнардан килүче сабыйлар  “Дружба-Ямал” балалар үзәгендә яшәделәр.

25 март көнне бәйрәмнең ачылу тантанасы узды, төрле номинацияләр буенча чыгышлар ясалды. Бинаның икенче катында милли декоратив-кулланма иҗат, сынлы сәнгать, кече формадагы скульптура күргәзмәләре эшләде.

Төрле төсле милли киемнәргә киенгән сабыйлар белән зал тулы иде, чыннан да салават күперен хәтерләттеләр. Сәхнәгә күтәрелеп милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының милли-мәдәни берләшмәләр һәм казачество эшләре буенча бүлек начальнигы Людмила Шабанова, Төмән дәүләт мәдәният институты ректоры, тарих фәннәре докторы Игорь Шишкин, өлкә милли-мәдәни автономияләр рәисләре халыкны чын күңелдән котладылар, катнашучыларга уңышлар теләделәр. Өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Ришад Зиганшин регионда яшәүче барлык татарлар исеменнән якташларыбызны тәбрикләде. “Өлкәдә дус, бердәм  булып төрле милләт вәкилләре яши. Регионның үсүендә, гөрләп алга баруында зур өлеш кертәләр. Киләчәктә дә шулай тату булып, бер-беребезне хөрмәт итеп яшик, иң мөһиме – дөньялар тыныч торсын,” – дип сөйләде Ришад Сабир улы.

Хәзерге балалар бигрәк талантлы, бу барлык катнашучыга кагыла. Сәхнә тутырып очып биюләренә, моңлы җырлауларына, сәнгатьле итеп шигырь сөйләүләренә тамашачылар сокландылар.

Өлкә татар милли-мәдәни автономиясен тәкъдим иттеләр. Чыгышларны “Төзүче” милләтләр мәдәнияте йортының татар бүлеге мөдире Гөлнара Кәримова игълан итте.

1нче каттагы Концерт  залында Тубылның “Сүзге” (җитәкчесе Н.Хәкимова) балалар ансамбле, “Дуслар” (Н.Хәкимова) квартеты, “Юность” Каскара мәдәният йортының “Синтез” хореографик ансамбле һәм башкалар ярыштылар. Бер үк вакытта  2нче катның  Зәңгәр залында “Шытыр-шатыр” (җитәкчесе Г.Габдуллин) фольклор-этнографик ансамбле, “Әпипә” (җитәкчесе Е.Володина) корал ансамбле, Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге каршында эшләп килүче “Кашыкчылар” (Е.Кудряшов) ансамбле,  “Аккош” (Е.Харламова) бию төркеме, җырчылар - Альбина Кәримова, Илүсә Габдуллина, Айдар Ниязов, нәфис сүз остасы Ләйлә Насыйбуллина һәм башкалар чыгышлар ясадылар.

26 март көнне гала-концерт һәм тантаналы рәвештә фестиваль лауреатларын бүләкләү булды. Гала-концертта «Шытыр-шатыр”ансамбле һәм “Дуслар” квартеты катнаштылар. Урыннарны төрле номинацияләр буенча бирделәр. I нче дәрәҗәдәге дипломга һәм кыйммәтле бүләк – сертификатка “Шытыр-шатыр” фольклор-этнографик ансамбле инструменталь башкару һәм халык вокалы номинацияләре өчен лаек булды. Альбина Кәримова, “Сүзге”, “Әпипә” ансамбльләре, “Дуслар” квартеты II урынны алдылар, Айдар Ниязов III урынны яулады. Боларның барчасына да дипломнар бирелде. “Аккош” бию ансамбленә махсус диплом тапшырылды. Без “Шытыр-шатыр” өчен чын күңелдән шатландык. Моның асылы - Гаяз абыйларының көче, зур хезмәт. Шуның кадәр милләт вәкилләре арасында югары дәрәҗәдәге урынга ике тапкыр лаек булулары горурлык уятты.

Без икенче катта оештырылган декоратив-кулланма иҗат күргәзмәсен  карадык. Татарларның өстәле янына килдек. Биредә агачтан, сәйләннән ясалган әйберләрне, стенага эленгән рәсемнәрне карадык. Мәсәлән, “Матурым” (батик) дип аталган татар кызы портретын 13 яшьлек Алена Косенко ясаган,  укытучысы – Светлана Богатырь. Әйберләрне Төмән районы, Шыкча авылы мәдәният йорты хезмәткәре Рузинә Тәлгать кызы Юсупова тәкъдим итә.

 - Балаларның иң яхшы эшләрен тәкъдим иттек. Мәдәният йортында “Цветик-семицветик” дигән түгәрәкне җитәклим. Үзем белгәннәрне балаларга өйрәтергә тырышам.Олылар өчен дә мастер-класслар үткәрәм. Чигәбез, тегәбез, рәсемнәр ясыйбыз һәм башкасы, - дип сөйләде ул.

Фестивальгә ерак юлны якын итеп Ямал-Ненец автоном округының Надым шәһәреннән дә сабыйлар килгәннәр. Төньяк халкының биюләрен оста итеп башкардылар. Укучыларның язгы каникулларында оештырылган шушы күркәм бәйрәм хәтерләрендә озак сакланыр.    

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836