Материалы

Бәйрәм үзәгендә – клоуннар, шарлар, төрле милләт балалары

последние и лучшие новости искусства в мире

10-4Күптән түгел өлкә үзәгендә “Разноцветье” региональ мәдәни-белемне арттыру проекты старт алды. Ул гомуми белем бирү мәктәпләренең 7 сыйныф укучылары өчен исәпләнгән. Аны милләтләр эшләре буенча өлкә департаменты заказы белән Төмән дәүләт сәнгать, мәдәният һәм социаль технологияләр академиясе оештырды. Проектның максаты – мәктәп укучыларын өлкә территориясендә яшәүче халыкның мәдәнияте, теле, гореф-гадәтләре, традицияләре белән таныштыру.

Төмән сәнгать колледжында Төмәннең утыз ике мәктәбеннән балалар җыелдылар. Фойеда һәр милләт өчен урыннар бүлеп бирелгән; аларның һәрберсендә өстәлләрдә сабыйларның кулланма сәнгать иҗади эшләре куелган. Стенага матур итеп бизәлгән стендлар эленгән. Татар милләтенең күргәзмәсен Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге тәкъдим итте.

Янәшәдә Төмән районы, Шыкча авылыннан килгән “Шытыр-шатыр” фольклор ансамбле артистлары уен коралларында уйнадылар, җырладылар, аларга Гаяз абыйлары кушылып гармунда уйнады. Шәһәрдә яшәүче балалар таң калып тамаша кылдылар.

Бинаның концерт залы укучылар белән шыгрым тулы иде. Халыкны бәйрәм белән җитәкчеләр котлаганнан соң, сәхнәгә Әфган сугышы ветераны “Хәрби туганлык” иҗтимагый оешмасы вәкиле Андрей Мешков күтәрелде. Ул берничә якташыбызга юбилейлы медальләр тапшырды, шушындый бүләккә милләттәшебез Рәшит Алимбаев та лаек булды.

Менә төрле төстә зонтиклар тоткан клоуннар гаять зур шоуны башладылар, бәйрәмне алып бардылар. Беренче булып сәхнәгә татар милләте вәкилләре чыктылар. Милли костюмнарда кыз белән егет “Яулыкны ал” уенын уйнаттылар. Сәхнәдә Сабантуй бара, клоунар көрәшәләр, бииләр... Тамашачылар арасыннан уйнарга теләүчеләр күп булды.

- Сез татарча сөйләшә беләсезме? - дип сорады клоун залда утыручы балалардан. Белмиләр икән. Ә менә татар теленә тәрҗемә ителгән “Черный бумер”, “Районы-кварталы” җырларын шәп җырладылар. Гаяз Габдуллин җитәкчелегендәге “Шытыр-шатыр” ансамбленең чыгышы зур алкышларга күмелде, артистлар бигрәк талантлылар, аларга карап милләт өчен горурлык кичердек. Таҗик милләтен яклап Шаһидә Гульметова биеде. Гаҗәеп матур биеде, молодец! Кавказ халкының, украиннарның, белорусларның, казахларның, кыргызларның, русларның чыгышлары да искиткеч яхшы иде, зал “гөрләп” торды.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума