Август 2018 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
(Әкият)
Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын – Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.
- Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә уңганрак? Шуңа бүләк бирәм, - дигән.
Ә бүләк бик затлы икән – уч тутырып йолдызлар бирергә уйлаган Кояш.
Сүзне Көз башлаган:
- Үзегез дә яхшы беләсез, мин басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә чакырдым. Бүләк миңа тиеш!
Әллә мин аз эшләдемме?! – дип сикереп торган Яз.
- Мин карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да – мин!
-Ай-яй, - дигән Җәй, мине тыңлагыз әле: мин дөньяны яшеллеккә күмдем, чәчәкләр үстердем, игеннәрне өлгерттем, җимешләрне пешердем. Иң яхшыгыз мин түгелме?
- Артык күп түгел минем эш, - дигән Кыш, тыйнак кына.
- Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне кешеләр бик ярата.
Кояш тыңлап-тыңлап торган да, йолдызларын кайсына бүләк итәргә дә белмичә: “Барыгызга да булсын!” - дип, күккә сипкән. Шуннан бирле йолдызлар язын да, җәен дә, көзен дә, кышын да бердәй балкып яналар ди.
(“Фатиха” татар мөселман балалары өчен календарь).