#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бәла-казадан дару

последние и лучшие новости искусства в мире

Аягы бик авыртканга чыпчыкның кәефе юк иде. Ярый әле әнисе гел янында. Ә ул аны: “Икенче атнага тереләсең, Аллаһ теләсә”, дип юата. Чыпчык малае кечкенә наратның юатуын, тынычландырырга тырышуын искә алды. Нишли икән анда кечкенә нарат?!

Күрәсе иде үзен. Әнисе чиста су алыйм дип чишмәгә киткән иде. Шуңа да чыпчык малаена бигрәк тә ямансу бит... Шунда ул якында гына: “Исәнме, чыпчык дускай” дигәнне ишетте. Борылып караса, ап-ак күгәрченне күрде.

- Исәнмесез, рәхим итеп керегез!

- Сине күрүемә шатмын, чыпчык туганым, - диде күгәрчен, – тизрәк терел инде. Дустың кечкенә нарат та шуны тели! Сәлам әйтте ул сиңа!

- Рәхмәт! Аның хәлләре ничек соң? – дип сорады чыпчык.

- Наратның хәлләре әйбәт. Синнән башка күңелсезләнә генә.

– Тизрәк терелеп янына барсам иде!

- Бәла бирүче сине бәладән коткарыр да! Аллаһы теләсә, тиз терелерсең. Менә үткән ел хуҗамның әти-әнисе авариягә эләктеләр. Бик күп җәрәхәтләр алдылар. Хәзер Аллага шөкер, терелделәр инде.

Чыпчык оясы озын нарат ботагында булганлыктан, бу агач бөтенесен дә ишетеп торды:

- Хм...м...Гафу итегез. Минем дә сезгә әйтәсе сүзем бар иде, - диде ул.

- Әйдә, сөйләп җибәр әле, безгә дә кызык булыр, - диде аңа күгәрчен.

Һәм зур нарат үз сүзен башлады.

- Бөтен авырулардан да, бәлаләрдән дә Аллаһы Тәгалә үзе коткара, шифасын да үзе бирә! Шуңа ышандырырлык хәл үзем белән дә булды. Үткән елда бер мәрхәмәтсез кеше миңа берничә тапкыр балта чапты. Авырту үзәгемә төште!

Авармын, сынып төшәрмен дигән идем, бәхеткә каршы урманчы балта тавышын ишетеп килеп җитте. Мәрхәмәтсез кеше качып китте. Урманчы ярамны юеш балчык белән: “Аллаһ үз шифасын бирсен!» дигән сүзләр әйтеп сылап куйды. Файдасы тиде бит. Аллага шөкер, терелдем бит. Аллаһы балчыкны да, үләннәрне дә, чәчәкләрне шифалы иткән ул.

- Әйе шул! – дип күгәрчен наратның сүзен җөпләде. Ризык та дару була ала. Чөнки ризыкларда витаминнар күп. Ә ризыкны Аллаһы бирә, әр-Раззак дигән исеме бар аның. Шифа бирүче дигән исеме дә бар.

Чыпчыкның әнисе дә тәмле сулар күтәреп кайтып җитте.

- Менә, улым, шифасы тисен эчеп җибәр әле. Иң зур байлык – сәламәтлек шул. Беркайчан да онытма, улым.

Аягыңны бүтән сындырма, теләсә ничек сикергәләмә, тирләгән килеш салкын су эчмә, чиста, хәләл витаминлы ризык аша. Аллаһы биргән саулыгыңның кадерен бел, - дип үгет-нәсыйхәт бирде әнисе Жанга.

- Мине хуҗам сагынгандыр, китим инде, - дип күгәрчен урыныннан кузгалды, матур канатларын җәеп ул чыпчыкка:

- Әй, дустым! Аягыңа дару сөртеп бәйләгәндә, дога укырга да онытма, ярыймы?!

- Ярар! – диде аңа Жан.

Ул шунда ук дога укый башлады.

- Йа Алла! Һәр авыруга үз шифасын бирүче! Мине газапларымнан коткар. Аягым тизрәк төзәлсен! Элеккеге кебек очалсам иде. Кечкенә нарат белән дә күбрәк Синең хакта, Синең Дәвалаучы Шифа иясе булуың турында сөйләшер идек.

- Әмииин! – диде әнисе.

Жан әнисенең җылы канаты астына сыенды. “Дөньядагы иң зур шифа әнкәемнең җылы кочагыдыр”, - дип уйлады ул.

Эрол ЭРГЮН.
(“Фатиха” татар-мөселман балалары өчен календарь).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836