Материалы

Бөтенроссия бәйгесендә катнашып

последние и лучшие новости искусства в мире

27-11Бөек Җиңүнең 74 еллыгы уңаеннан Росгвардия “Минем Росгвардия. Бөек Җиңү варислары” исемле Бөтенроссия балалар өчен рәсемнәр бәйгесе игълан итте. Ул быел 3 нче тапкыр һәм 7-17 яшьлекләр арасында үткәрелде.

Һәр бәйгене хуп күреп каршы алып, укучыларына тәкъдим итүче Төмән районының Ямбай авыл клубында сынлы һәм декоратив-кулланма сәнгать юнәлеше буенча эшләүче Лилия Хәлиуллина бу юлы да читтә калмый. Алар ясаган рәсемнәрне бәйгегә җибәргәч, 5 баланың иҗат җимешләре финалга сайланалар.

Һәм илнең 300ләгән яшь рәссамы арасында ныклы көрәш башлана. 1 июнь көнне онлайн-тавыш бирү юлы белән иң күп тавыш җыйган балалар билгеләнә. Алар арасында якташларыбыз – Лиана Тузмөхәммәтова һәм Камилла Нәчмитдинова исемнәре дә була. Лиана авылындагы һәйкәлне сүрәтләп, 7-12 яшьлекләр арасында “Алар Ватан өчен сугыштылар” номинациясендә 2 нче урынны яулауга иреште, ә Камилла “Җиңүне балалар күзлегеннән” номинациясендә 3 нче урынны алды. Лиана инде Бөтенроссия бәйгеләрендә берничә тапкыр җиңгәне бар, ә Камилла әле 1 класска укырга керергә җыена, аның бу беренче уңышы.

Бүләкләргә дә Россия Федерациясе Милли гвардия гаскәрләренең Урал округы командующие урынбасары генерал-майор Валерий Данилишин үзе Ямбайга килде. Авыл халкы, клуб хезмәткәрләре, мәктәп балалары алдында рәсемдә сүрәтләнгән һәйкәл янында сәләтле кызларга җиңүче дипломнарын, бүләкләр тапшырды. «Мондый кечкенә генә торак пунктта илнең шундый талантлы балалары үсеп килүе бик күңелле. Милли гвардия гаскәрләренең федераль хезмәте директоры – Россия Федерациясе Милли гвардиясе гаскәрләре баш командующие армия генералы Виктор Золотов исеменнән Бөтенроссия конкурсында җиңү белән котлыйм һәм призлы урыннар өчен дипломнар тапшырам», - диде ул чыгышында. Шулай ук Ямбай хакимияте башлыгы Динә Бурундукова да якташларын уңышлары белән тәбрикләде.

Тәкъдим ителгән рәсемнәр төрле техникаларда – акварель, карандашлар, буяулар, гуашь белән башкарылган. Аларда балалар илебезнең иң авыр елларын, Бөек Җиңүне үз йөрәкләреннән, аңнарыннан чыгып сүрәтләгәннәр.

Әлеге бәйге ел саен катнашучылар санын арттырып килә, төрле темаларга багышлана.

Җиңүчеләрнең рәсемнәре Росгвардиянең киләсе ел өчен әзерләнә торган календарендә урын алачак.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума