Материалы

Балалар язалар

последние и лучшие новости искусства в мире

49-11Әни, бәгърем, син кояшым минем

Минем өчен иң кадерле кеше - минем әнием, игелекле, сөйкемле, сөюче, назлы һәм, иң мөһиме - бәхетле кеше! Аның исеме - Рәүфә.

Әни миңа авыр хәлләрдә ярдәм итә, киңәшләрен бирә, мин аны бик яратам һәм аның кадерен беләм. Ул мәктәп директоры булып эшли, күп вакытын эш урынында үткәрә, әмма без апам белән еш кына өйне җыештырабыз, аның өчен кичке аш әзерлибез. Ул матур.

Мин аның елмаюын яратам. Ул өйдә чакта кәеф күтәренке була. Аның матур яшел күзләре кояш кебек ялтырый, йомшак куллары мине һәр көн сыйпап каршы ала. Әни безне кайгырта, безгә үз игелеген һәм ана мәхәббәтен бүләк итә. Тирә-юньдәге хәлләргә карамастан, ул мине шатланырга һәм тормышны яратырга өйрәтте. Нинди дә булса уңышларга ирешсәм, әни минем өчен һәрвакыт шатлана. Мин үземне начар хис итсәм, ул кәефемне күтәрергә тырыша. Ул беркайчан да моңсуланмасын, һәрвакыт бәхетле һәм күңелле булсын иде. Аның елмаюы миңа һәм әйләнә-тирәдәгеләргә гаҗәеп шатлык китерүен телим! Ул миңа тормыш юлын ача һәм анда югалып калмаска ярдәм итә. Әни безне барлык хаталардан сакларга тырыша. Мин аның кечкенә вакытта йокы алдыннан әкиятләр сөйләгәнен хәтерлим, иртәнге вакытта тәмле коймак пешерүләрен, өйгә биремнәрне эшләгәндә ярдәм итүләре өчен бик яратам. Минем өчен яраткан әниемә караганда якынрак кеше юк. Аңа гел ярдәм итәргә тырышачакмын. Аңа зур сәламәтлек, уңышлар һәм, әлбәттә, бәхет телим! Әнием минем өчен һәрвакыт якын дустым, ул мине аңлый һәм мине барлык җитешсезлекләрем белән кабул итә. Мин аңа ярдәм итәрмен һәм аның кадерен белеп яшәрмен. Ана йөрәге һәм чиксез ана мәхәббәте мине җылыта һәм гүзәл тормышымны мәгънә белән тутыра.

Сезгә киңәш бирәсем килә: «Әниләрегезнең кадерен белегез һәм яратыгыз!»

Алинә АЛЕЕВА, Төмән районы,
Индрәй урта мәктәбенең 8а сыйныфы укучысы.

Әнием – күз нурым

Әнием минем өчен иң кадерле кеше. Мин аны бик нык яратам. Яратуым чын, ихлас йөрәктән сирпелә. Ул минем бердәнберем, аннан якынрак берәү дә юк.

Әниемнең исеме - Эльза, аның йөзен гел елмаю бизәп тора. Ул үзе дә матур, акыллы, мәрхәмәтле кеше. Әнием бик игелекле булганга күрә, аның дуслары да күп, туганнарыбыз – күршеләребез белән дә тыгыз аралашып яшибез. Мин кадерле кешемнән үрнәк алам. Сөекле әниемнең кайгыртучанлыгы минем күңелемне hәрвакыт җылыта, юата, көч бирә. Уйлап китсәм, әниемнең кулларын да әйтәсем килә. Аның куллары шундый йомшак, шундый якын, алар бер тапкыр гына башымнан сыйпаса, барлык авырлыклар юкка чыга. Мин ниләр генә бүләк итсәм дә рәхмәтемне әйтеп бетерә алмам.

Һәркем өчен әниләр тормышта ямь бирүче, шатлык өстәүче иң изге затлар!

Сабина ХӘМИТОВА, Төмән районы,
Индрәй урта мәктәбенең 8а сыйныфы укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума