Материалы

Балалар бакчасы белән саубуллашып, мәктәпкә әзерләнәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

23-11Диана Ярашова белән Азиз Әминов Калмаклар авылы балалар бакчасына йөриләр. Аларга 6 яшь. Биредә тәрбияче Галия апалары Хөснетдинова аларны мәктәпкә әзерләп, язарга, укырга, санарга, мисаллар чишәргә өйрәтә. Диана белән Азиз 3 яшьләреннән сәхнәдә, гел бергә катнашалар.

Диана бик актив кыз, ул Аслана мәдәният йорты уздырган һәр чарада теләп катнаша, ул җырлый да, ике телдә сәнгатьле итеп шигырьләр сөйли. Хәзер инде ул Миләүшә Яценович җитәкчелегендәге “Веселинки” бию төркемендә бии.

Газизне дә үзе белән биергә чакыра, тик ул әлегә батырчылык итми, чөнки иң элек 1 нче класска кереп, мөмкинлекләрен тикшереп карарга уйлый. Ни дисәң дә егет кеше бит ул, җитди мәсьәләләргә төптән карый. Диана спорт белән шөгыльләнә, бигрәк тә нәфис гимнастиканы ярата. Профессиональ дәрәҗәдә биергә әзерләнгән кыз өчен бу бик мөһим - ул ритмны тоярга, музыканы аңларга өйрәнә, аңа нәфис һәм сыгылмалы хәрәкәтләр башкарасы да җиңел булачак. Диананың “Дымочка” исемле песие бар, аның белән туганыннан бергә. Песие аны балалар бакчасыннан кайтуын ишек янында көтеп ала, Диана йоклап киткәнче янында ята, аннары гына үз урынына барып ята. Менә шундый дуслар алар. Ә Азиз оста рәсем ясый. Аннары пластилиннан төрле матур сыннар әвәли. Өлкәдә узган татар мәдәнияте көннәрендә узган “Таң йолдызы” Ялутор район балалар фестиваленең сайлап алу турында Азиз “Әни, мин көчек күрдем” дигән шигырьне бик сәнгатьле итеп сөйләп, тамашачылар мәхәббәтен яулады. Диана белән Азизны яңа уку елында 1 нче сыйныфка укырга керүләре белән котлап, сәламәтлек, иминлек, уңышлар телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума