#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балалар өчен “Шаян-ТВ” каналы эшли

последние и лучшие новости искусства в мире

2018 елның 12 ноябреннән Таттелеком телевидениесе челтәрләрендә яңа “Шаян” балалар телеканалы эшли башлады. Шулай ук телеканалны shayantv.ru сайты аша да карап була.

“ШАЯН ТВ” - тәүлек әйләнәсе татар телендә эшли торган балалар каналы: танып-белүне, белем бирүне, фикерләүне үстерергә ярдәм итүче оригиналь программалар; телевизион уен - шоулар һәм викториналар; татар теленә тәрҗемә ителгән иң яхшы мультипликацион фильмнар; фәнни-популяр, документаль, дөньякүләм танылган иң яхшы тапшырулар. Аның төп максаты - белем бирү һәм татар телен, мәдәниятен, тарихын популярлаштыру.

Яңа каналны балалар һәм яшьләр өчен тапшырулар иҗат берләшмәсе башлыгы “Яшь ТНВ” тапшырулары аша билгеле Рамилә Сәхабетдинова җитәкләячәк. “Яшь ТНВ” хәзерге вакытта “Күчтәнәч”, “Җырлы-моңлы балачак”, “Поем и учим татарский”, “Тукай урамында”, “Тамчы шоу” һ.б. тапшыруларны әзерли. Яңа каналда бу тапшырулар да булачак.

Каналның “йөзе” – Шаян белән Биби. Каналның төп герое – Шаян малай. Аның дуслары – үрнәк кыз Биби, песи баласы Мияу, электрон уенчык Маэмай.

Тапшыруларны әзерләүдә академик Әнвәр Хуҗиәхмәтов җитәкчелегендәге эксперт төркеме катнаша. Алар өч төрле аудиториягә планлаштырылган: 3-7 яшь, 7-11 яшь, 11-15 яшь.

Мәсәлән, түбәндәге тапшырулар булыр дип планлаштырыла:

“Шаян һәм Биби тәкъдим итә”

“Җырлы селфи (10 минут) – популяр җырларны гаджетлар ярдәмендә өйрәнү;

“Уймак – спорт тапшыруы;

“Татарча өйрәнәбез;

“Шома бас (15 минут) – бию турында тапшыру;

“Кичке әкиятләр (10 минут);

“Олылар кебек телим” (20 минут) - балалар өчен күңел ачу тапшыруы.

Каналда 20 дән артык оригиналь программа, уен-шоулар, мультипликацион фильмнар күрсәтелә.

“Шаян” каналында күрсәтелә башлаган “Супер канатлар” сериалы сабыйлар мәхәббәтен казанды инде. Кореядә төшерелгән бу мультсериалны татарчага “Аксу” студиясе тәрҗемә иткән.

Сериалның төп герое – Джетт исемле кызыл очкыч, аны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актрисасы Гүзәл Минакова (Сибгатуллина) тавышландырган. Һәр очкычның төп бурычы – төрле-төрле илләргә посылканы илтеп бирү. Диспетчер очкычка ил турында кыскача мәгълүмат бирә, ул кайда урнашкан, кемнәр яши, нинди үзенчәлекләре турында сөйли, соңыннан берничә яңа сүз өйрәтә. Шулай итеп, балалар чит илдәге сүзләрне дә истә калдыра. Очкыч шул илгә килеп җиткәч, өйрәнгән сүзләрне 4-5 тапкыр яңадан кабатлап чыга. Болар, гадәттә, исәнләшү-хушлашу, рәхмәт әйтү сүзләре. Барлыгы 52 ил белән танышу уза, ягъни 52 тел белән таныша ала дигән сүз. Мексика, Тайланд, Америка, Финляндия, Франция, Италия, Россия һәм башка илләр бар.

Шунысы мөһим: әлеге сериалда тискәре персонажлар урын алмаган. Чит илләр белән танышудан тыш, бер-береңә ярдәм күрсәтү, дуслык, һөнәрләр белән танышу кебек темалары да бар.

Балаларга татар телен өйрәтү, аларны матур телебез, мәдәният, тарихыбыз белән таныштыру өчен бик шәп канал бу. Безнең төбәк өчен әлегә интернеттан карарга була. Телләре русча мультфильм карап ачылган балалар өчен зур табыш бу: татар телен дә өйрәнәләр, рәхәтләнеп күңел дә ачалар. Бу мөмкинлекне әби-бабайлар, әти-әниләр кулланып калырга тырышыгыз. Телсез милләт булмый!

Интернетны кулланып Гөлнур ВӘЛИЕВА язып алды.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836