Ноябрь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Балалар: Раян, Ильяс, Камилла, Арина октябрьнең соңгы көнендә Түбән Тәүде районы, Эске урманына барып, карсыз көзге көннәр, агач яфраклары белән хушлаштылар. Ноябрь – көзнең соңгы ае, синоптиклар инде җиргә кар төшәчәген, салкын көннәр башланачагын фаразлый. Тиздән инде чын кыш та җитәчәк.
Ильяс урманга песие Мурзикны да алган. Ул аны үзеннән һич калдырмый, песи аның иң яраткан уенчыгы. Ямьле көзге урманда нәни балаларның куанычлы йөз белән яфраклар арасында егылган агачка утырып ял итүләрен күрү зур шатлык. Дөньялар тыныч булсын, балалар бәхетле үссеннәр.
Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА