Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балалар өлкәннәрне котладылар

последние и лучшие новости искусства в мире

40-101 октябрь көнне Төмән шәһәренең “Этнос” гуманитар белем бирү үзәгендә балалар Яңавылда яшәүче әби-бабайларны Өлкәннәр көне белән котладылар. “Әгәр йөрәктә гел яз булса” дип аталган күркәм чараны оста алып баручы Әлфинур Касыймова матур шигъри юллар белән башлап җибәреп, сүзне үзәк җитәкчесе Гөлнара Сәгыйтовага тапшырды. Гөлнара Хисмәтулла кызы хөрмәтле кунакларны бәйрәм белән котлап, изге теләкләрен юллады. Аның теләкләренә Төмән шәһәр себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин да кушылды.

Өлкәннәрне сөендереп укытучы Миләүшә Әбделәхәтова җитәкчелегендә мәктәпкә хәтле яшьлек балалар рус һәм татар телендә шигырьләр сөйләделәр, Ирина Казанцева, Диләрә Галиева, Аделина Чәләлетдинова матур җырлар башкардылар һәм балалар истәлек итеп үзләренең кул эшләрен бүләк иттеләр. Шул арада үзәк хезмәткәрләре әзерләгән бай табын артында утырган әби-бабайларны тәмле чәй белән сыйладылар. Чарага махсус чакырылган кунаклар – радиоспорт буенча дөнья чемпионы Зыятдин Низамов, Сәлим Мингазиев, Анна Елишева үзләренең “Этнос” үзәгендә балаларга белем биргән чакларын, шул чакта җитәкче вазифасын башкарган Венера Хәйруллинаны җылы сүзләр белән искә алдылар. Аларга Гөлнара Хисмәтулла кызы Рәхмәт хатлары тапшырды. Хөрмәтле кунаклар белән Әлфинур Касыймова төрле уеннар, бәйгеләр оештырды, яшьлек елларында популяр булган җырларны җырлатты. Ә инде җирле шагыйрә, җырчы Мөнирә Хөснетдинованың матур җырларын әби-бабайлар аеруча яратып тыңладылар. Өлкәннәр үзәк җитәкчесе, хезмәткәрләргә олы рәхмәтләрен белдереп, киләсе елларга да күрешеп, бергә бәйрәм итәргә язсын дигән теләкләрен белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836