#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Балаларның яраткан бәйгесе үзенчәлекле үтте

последние и лучшие новости искусства в мире

15-7Тубыл районының татар авылларыннан балаларның видеога төшереп җибәргән чыгышларын Тубыл район үзәк китапханәсендә карадылар. Сәнгатьле шигырь сөйләүчеләрнең чыгышларын тыңлап жюри әгъзалары аларга бәя бирделәр.

Үзәк китапханә ел саен шигърият бәйгеләрен, патриот–шагыйрь Муса Җәлил иҗатына багышланган бәйгене зурлап үткәреп килде. Быел да традициягә кергән шигърият бәйгесендә җиңүчеләрнең чыгышларын видеодан караучылар балаларның тырышлыгын, татар телен яхшы белүләрен, шигырьләрне ихлас күңел белән сөйләүләренә игьтибар иттеләр.

Видеога төшереп җибәрелгән чыгышларны күз яшьләре белән тыңлаучылар безнең балалар, яшүсмерләр шагыйрьнең иҗатын яратканнарын күреп сокландылар. Төрле яшьтәге укучыларыбызның яраткан бәйгесендә татар теле, әдәбияты укытылмаган мәктәпләрдән дә катнашучылар булды. Быелгы шигърият бәйгесендә сәнгатьле, оста сөйләүчеләрнең чыгышларын карап сокландык. Карантин булса да, шигърият яраткан укучылардан килгән видеоязмалар Байкалово, Вәчир, Ворогушино, Түбән Әремзән, Тубылтора, Лаемтамак, Санниково, Күкрәнде, Прииртышский, Хмели авыл мәктәпләреннән булды. Бәйгедә катнашучы балаларның әти-әниләренең, укытучыларның тырышлыгы белән төшереп җибәрелгән видеоязмаларны жюри әгъзалары: шагыйрә Галия Абайдуллина, тарих фәннәре кандидаты Гөлзифа Бакиева, район үзәк китапханәсенең библиографы 15-6Розалия Әминова җиңүчеләрне билгеләделәр. 1 нче урынга Салават Тляушев (Прииртышский поселогы), Элина Моратова, Оксана Гарифханова (Күкрәнде) лаек булдылар. Алсу Айдуллина (Вәчир), Ләйсән Гарифуллина (Ворогушино), Ләйсән Ибраһимова (Күкрәнде) 2 нче урынга чыктылар. Өченче урын Антонина Сафьянова (Түбән Әремзән), Лилия Сәфәрова (Санниково), Риана Барсуковага (Вәчир) бирелде. М.Җәлилнең әсәрләрен яттан сөйләүчеләр шигырьләрне сәнгатьле, бөтен күңелләрен биреп, мәгънәсен аңлап башкардылар.

Бөтендөнья халкы горурлык белән искә алган, шигырьләре белән укучыларын батыр, эшчән, намуслы, туган иленә, халкына тугрылыклы булырга өйрәткән шагыйрь Муса Җәлилне искә алган бәйге үзенчәлекле узды, уңышлы чыгышлар күп булды.

Эмилия ИВАНОВА, Тубыл шәһәре.
(Римма УМИТБАЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836