Материалы

«Батырлык»

последние и лучшие новости искусства в мире

Барысы да шул китаплар укудан башланды инде. Чөнки бөтенесендә батырлар турында язылган. Берсе – суга батучыны, икенчесе янгыннан коткарган. Әле тагын күпме шундый китаплар бардыр!

Батырлык!..

Их, берәр батырлык эшләсәң иде дә, кешеләр сиңа:

- Исәнме, Хәлим батыр! – дисәләр иде. Нинди рәхәт булыр иде. Тик әле болар хыял гына. Ләкин... ләкин мин дә берәр батырлык күрсәтәчәкмен. Ул вакытта:

- Укымыйсың, тәртип бозасың, - дип бәйләнеп йөрүче Зәнфирәнең дә авызы капланыр. Ә мин аңа эндәшмәм дә. Менә күрерсез!

Шундый уйлар белән кыш үтеп, яз җитте. Батырлык эшләп булмый гына бит...

...Бүген, мәктәптән кайткач, кулыма озын таяк алдым да елга буена төшеп киттем. Язгы ташу бит... Азрак тынды тынуын, шулай да күңелдә бер уй кайный әле: суга дип төшкән берәр апа бата башламасмы икән? Әгәр бата башласа, аңа ярдәмгә ташланачакмын, үзен судан тартып чыгарачакмын. Шулай итеп, батыр булачакмын.

Тик су буйлап ике-өч мәртәбә урап килсәм дә, андый нәрсә күзгә чалынмады. Өметемне өзеп, кайтырга торганда гына су буена төшеп килүче бала-чага тавышы ишетелде. Мин тизрәк шунда йөгердем. Анда Зәнфирәнең сеңелесе Фәния дә, тагын бер-ике кызчык бар иде. Булды бу, болай булгач...

- Әй, сез, - дим, - боз өстендә йөзәсегез киләме?

- Килә, Хәлим абый, бик тә килә! – диделәр, шатланышып яныма йөгереп килделәр.

- Утырыгыз менә шушысына! – дидем мин, яр кырыенда яткан бозга күрсәтеп. Үзем алдагы басмага карап-карап алам. Янәсе, кызларны агызып җибәрәм дә, йөгереп барып, басмадан берәм-берәм эләктереп алам үзләрен.

Кызлар боз өстенә менеп басуга, яр башыннан торып таяк белән аны кузгатырга тотындым. Боз кисәге кузгалмый да кузгалмый. Менә бер заманны...

Бер заманны, таягым сынып китеп, үзем яр астына мәтәлдем.

Кызларга нәрсә, көлешә-көлешә ярдәмгә ашыктылар. Тырыша торгач, судан да тартып чыгардылар. Итек эченә тулган бозлы суны чаштыр-чоштыр китереп өйгә йөгердем шул...

Равис ГЫЙЗӘТУЛЛИН

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума