Материалы

“Бәхетле елмайган йөзләре дәлил”

последние и лучшие новости искусства в мире

36-8Төмән өлкәсендә мәктәп каршындагы балаларны сәламәтләндерү лагерьлары ябылды.

Төмәннең Кырынкүл авылында урнашкан 52 нче мәктәптә җәйге айларда өч смена лагерь эшләде. Без өченче смена лагере начальнигы тырыш, энергияле, җаваплы югары категорияле тарих һәм җәмгыять белеме фәннәре укытучысы Алена Әхмәдъяновадан лагерь турында сораштык.

- Лагерь начальнигы булып беренче тапкыр эшләдем, минем өчен бу сыналмаган гамәл иде. Бераз каушадым, чөнки тәрбия эше бөтенләй башка, педагогия эшчәнлегенең катлаулы өлеше. Төрле яшьтә булуларын күздә тотып, балаларны көнозын ничек уйнатырга? Мәктәп коллективының һөнәрилеге (профессионализм) теләсә нинди катлаулы хәлләрдән чыгарга мөмкинлек бирде. Шулай ук безнең белән бик яхшы «Мәктәп укучыларының Россия хәрәкәте» волонтерлары хезмәттәшлек иттеләр, алар сәләт буенча чын «кечкенә педагоглар». Сабыйлар белән җитди эшләделәр, барча мәсьәләләрне башкардылар. Лагерьның эше спорт-сәламәтләндерү юнәлешенең катнаш программасы, мәдәни-эстетик, милли-тарихи, шулай ук укучыларга тулы ял, сәламәтләндерү, күп күңел ачу, саф һавада уеннар уйнау, бию һәм балалар көлүен тәэмин итү буенча төзелде.

36-10Укытучыларның эше баланы гаиләдә тәрбияләүне өстәгән социаль әһәмияткә ия психологик мохит төзүгә юнәлдерелгән иде. Өченче смена лагереның максаты - укучыларны нәтиҗәле аралашуга, илебездә яшәүче төрле милләт халкының мәдәниятен ихтирам итүгә, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү иде. Урамда саф һавада «Төмән җәе» проекты кысасында Бөек Ватан сугышы белән бәйле тарихи вакыйгаларга багышланган чаралар узды.

Мәктәп коллективы җәйге лагерьда ял итүне комфортлы үткәрергә тырышты. Моңа ата-аналарның рәхмәт әйткән бәяләмәләре, балаларның бәхетле елмайган йөзләре дәлил булып тора, - дип сөйләде Алена Николаевна.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума