Материалы

Беренче сыйныф укучыларын бүләкләделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

44-9Аслана күчмә мәдәният комплексы белгечләре быел “Беренче сыйныф укучысы” Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнашырга карар кылдылар. Алар “1 нче сыйныф укучысына күчмә мәдәният комплексыннан сюрприз” дип исемләнгән акция оештырып, 5 октябрь көнне Ялутор районындагы кечкенә татар авылларына барып, яңа гына мәктәп бусагасын атлап кергән укучыларны Уку елы белән котлап, бүләкләр тапшырдылар. Бүләк җыелмалары дисклардан, татар телендәге китаплардан, шулай ук канцелярия һәм уку кирәк-яракларыннан тупланган иде. Калмаклар, Күлавыл, Бумаер һәм Рауды авылларыннан быел 7 укучы парта артына кереп утырган.

Алар - Нәзирә Вәлитова, Роберт Алиев, Айгөл Исхакова, Сафинә Җиһаншина, Заур Ибраһимов, Азиз Әминов Ильяр, Корманов. Чарага балаларның әти-әниләре, әби-бабайлары, якыннары да килгәннәр иде. Алар да үзләренең үгет-нәсихәтләрен, киңәшләрен җиткерделәр. Бу турыда күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Бүләк алучылар – күп балалы, аз керемле гаилә балалары, аларга бигрәк тә безнең мәхәббәт һәм игътибарыбыз кирәк. Бүләкләргә балалар гына түгел, әти-әниләре дә, укытучылары да бик сөенделәр. Бу мизгелләр бүгенге 1 сыйныф укучыларының күңелләрендә озакка сакланыр дип өметләнәбез. Киләсе елларда да бу акцияне уздырырга планлаштырабыз”, - диде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума