Материалы

Беренче сынау

последние и лучшие новости искусства в мире

23-12Майның соңгы декадасында Төмәннең 89 нчы мәктәбендә 2 нче сыйныфта укучы балалар рус әдәбияты, тирә-якны өйрәнү һәм инглиз теле фәннәреннән беренче тапкыр имтихан тапшырдылар. Без 2 ”г” классында белем алган Ләйсән Хәбибуллинадан бу вакыйга турында сорадык.

- Класс җитәкчебез – Дарья Владимировна Черных. Безгә шушы өч фәннән берне сайлап алырга мөмкинлек бирелде. Мин рус әдәбиятыннан “5” билгесенә имтиханны тапшырдым.

Класска керер алдыннан нык дулкынландык. Анда безне өч укытучы көтте. 9 нчы билет эләкте. Хайваннар турында сөйләргә кирәк иде. Халык әкияте “Төлке һәм торна”ны да бәян иттем. Имтихан безнең өчен зур сынау булды, - дип сөйләде Ләйсән.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума