Материалы

Бәрәңге пешерә беләсезме?

последние и лучшие новости искусства в мире

Халык бәрәңгене тикмәгә генә икенче икмәк дими. Әмма бәрәңгене шәп итеп пешерә беләсезме икән сез?

Әрчелгән бәрәңгене салкын суда югач, тирән савытка салабыз да, өстенә кайнар су агызып, пешәргә куябыз. Кайнап чыккач, тоз өстибез, пешереп җиткерәбез һәм суын саркытып, өстен ачып, ярмаландырып алабыз. Аннары тиз генә бушатып, парлы килеш табынга бирәбез. Бәрәңге өстенә эретелгән атланмай яки көнбагыш мае салырга мөмкин. Вак итеп туралган яшел яки башлы суган, петрушка да сибеп җибәрсәң, кайнар бәрәңге тагын да тәмлерәк була.

Бәрәңге янына нигә каймак яисә катык куймаска, я булмаса кайнаган сөт бирмәскә?

Тозлы кыяр, помидор, кәбестә, суган, матур итеп телемләп киселгән тозлы балык та бәрәңге белән ашау өчен әйбәт. Бәрәңге янына иң яхшысы – арыш икмәге.

“Балалар календаре”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума