Һи, шуны да белмәсәң, дияргә ашыкма. Бәрәңге утырту өчен иң шәп вакыт – каеннар яфрак яра башлаудан шомыртлар чәчәк ата башлаганчыга кадәр. Бәрәңге бакчасын гадәттә төштән соң, туфрак җылынгач казыйлар. Бәрәңгенең үзен дә төштән соң утырту әйбәтрәк. Җылы туфракка төшкән орлык 2-3 көнгә иртәрәк шытып чыга, тамырга да тизрәк ныгый.
«Балалар календаре»