#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Бөҗәкләр ничек ишетә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөҗәкләрнең күбесе өчен тавышның бернинди әһәмияте юк: алар аны ишетмиләр дә. Кырмыскалар, мәсәлән, асылда саңгыраулар. Үзләре тавыш хасил итәргә сәләтле бөҗәкләрнең шактый яхшы ишетү органнары бар. Саранча, мәсәлән, “корсагы” белән тыңлый. Көндезге күбәләкләрдә “колак” алгы канат төбендә, төнге күбәләкләрдә – күкрәк белән корсак арасына урнашкан. Чикерткәләр “аяк белән” тыңларга җайлашканнар. Бер караганда әллә ни катлаулы да булмаган бу ишетү органнарының сизгерлеге гаҗәпләндерә. Кеше колагы тавышлар арасында секундның 1/10 өлешен тәшкил иткән аерманы гына сизә алса, бөҗәкләр өчен бу сан 1/100 гә җитә. Ата озынборыннар секундына 350 җилпенү ясап узып баручы ана озынборын тавышын ишетәләр. Кайвакыт бу бөҗәкләр, ялгышып, электростанция ягына күпләп очалар, чөнки генераторның гүләве ана озынборыннарның канаты тирбәнү ешлыгына туры килә икән. Нәтиҗәдә, кайнар трансформаторга эләгеп, миллионлаган озынборын һәлак була.

“Балалар календаре”.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836