Файдасыз койрык булмый, төрле хайваннарга ул төрлечә кирәк.
Күпләр өчен койрык – таяну ноктасы, өстәмә аяк кебек. Көнгерә, мәсәлән, койрыгына утыра. Борынгы кәлтәләргә дә зур койрык шуның өчен кирәк булган. Ә кошлардан койрыгына тукран таяна.
Кайбер маймыллар өчен койрык өстәмә кул ролен үти. Мәсәлән, үкерүче маймыллар ботактан-ботакка аяклары белән генә түгел, койрыклары белән урала-урала да йөриләр.
Америкада яши торган опоссум дигән хайван койрыгына асылынган көе ял итә, ашый. Ә еланнарның бөтен гәүдәләре бер озын койрык төсле. Тиен һәм борындык өчен койрык парашют хезмәтен үти.
(“Фатиха” татар-мөселман балалары өчен календарь).
2019-06-07 00:00:03