Материалы

Биюче кыз Энҗе

последние и лучшие новости искусства в мире

48-15Таныш булыгыз балалар, рәсемдә биюче кыз - Энҗе Фәткуллова.

Җәй үтте, оныклар шәһәргә киттеләр. Энҗе (Анжела) Фәткуллова да һәр җәйге айларны Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында үткәрә. Ул мәктәп каршында эшләп килүче сәламәтләндерү лагерена яратып йөри, төрле конкурс-бәйгеләрдә катнаша. Көз җитү белән Энҗе шәһәргә ашкына. Быел ул Төмәннең 45нче мәктәбенең 4 “а” сыйныфында укый. И-и аның тырышып укуы! И-и аның ташка кадак кагуы! Сыйныф җитәкчесе дә данлыклы Төмән шагыйрәсе – Елена Архипова-Поддубная.

Ул Энҗе күңеленә сәнгать орлыгы чәчә. Ә хыялын чынга кыз “Орфей” мәдәният йортында ашыра. Кыз бирегә 4 ел инде бию һәм гимнастика дәресләренә йөри. Аңа укытучы белән тагын уңыш елмайды. Бию сәнгате укытучысы – яшь хореограф Алинә Мөхәммәтчанова. Яшь булуына карамастан, бик оста һәм сәләтле. Бию дәресләрендә ул биергә генә түгел, иҗади эшкә, матурлыкка өйрәтә. Энҗе бию хәрәкәтләрен тырышып, көч түгеп өйрәнә, аларны ныгыта. Мәдәният йортында оештырылган барлык чараларда актив катнаша. 4 ел дәвамында Энҗе башта “Экспромт”, соңыннан “Атриум” бию ансамбльләренең төп составында булды. Шушы вакыт эчендә балалар үзләренең тырышлыклары нәтиҗәсендә зур уңышларга ирештеләр. Ялкынлы чыгышлары белән Төмәндә генә түгел, хәтта Казанда, Санкт-Петербургта бөтенроссия күләмендә генә түгел, ә халыкара бию конкурсларының I нче, II нче дәрәҗәдәге лауреат исемнәрен алып кайттылар.

Кыз Төмәндә уздырылган бик күп конкурс-концертларда искиткеч гүзәл сәхнәләштерелгән биюләрен башкарып, тамашачыларны шаккатыра. Бу бит җиңү, чын бәйрәм! Энҗе сәхнә “йолдызчыгы”. Бию тормышына шатлык, бәхет, куанычлар, иҗади уңышлар өстәсен.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума