Материалы

Булачак оркестр-кеше

последние и лучшие новости искусства в мире

15-8Күптән түгел Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә узган “Таң йолдызы” шәһәр балалар иҗаты бәйгесендә Максим Поповның чыгышын һәркем бик яратып карады. Ул халыкны гармун, гитара, курай, кубызы, сыбызгы, думбрада моңлы татар көйләрен оста башкаруы белән таң калдырып, тамашачылар мәхәббәтен яулады һәм 2 урынга чыкты.

Максим 9 сыйныфта укый, моннан башка ул музыка мәктәбенә дә йөри. Ул балачагыннан күренекле музыкант, оркестр-кеше исемен алган Әбүзәр Миннебаев җитәкләгән “Әмәл” фольклор төркемендә төрле музыка коралларында уйнап, җырлый.

Гитарада уйнарга аны Кырынкүл мәктәбенең музыка укытучысы Гөлниса Хөсәенова өйрәтә. Гитарачылар төркеме белән ул төрле бәйгеләрдә катнашып, югары урыннар яулыйлар. Ә әбисе – җирле шагыйрә Клара Кучковскаяга кунакка килгәч, Максим кулына думбра алып уйнауга, әбисе җырлап ук җибәрә. Ул әле нәфис сүз остасы бәйгеләрендә әбисенең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләп тә дәрәҗәле урыннар ала. Аларга Максимның әнисе дә кушылса, һәрьяктан сәләтле гаилә якыннары өчен бик еш концертлар да куялар. Максим укуда да сынатмый. Ул бигрәк тә химия фәне белән кызыксына икән, чөнки аны яраткан укытучысы Алефтина Манкаева укыта. Киләчәктә сәләтле егетебез кино актер булырга тели. Ә бүгенге көндәге көчле хыялы – «ИЖ Планета – 5» мотоциклы сатып алу. Максимга киләчәктә уңышлар, югары үрләр яулавын һәм бар хыялларының дөньяга ашуын телибез.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума