Материалы

Бүренең изгелек эшлисе килә

последние и лучшие новости искусства в мире

(Әкият)

Бер көнне Бүре акылга утырган, иманга килгән. Кешеләргә яхшылык кына кыласы килеп тора икән. Ул хәтта изгелек кылу нияте белән бер татар авылына барып чыккан.

Әнә кырда кызу эш бара. Бер хатын, сабыен басу читенә утыртып куеп, башын да калкытмыйча чүп утый. Баласының елап-шыңшып утыруына да игътибар итми. Акылга утырган Бүре, әлеге хатынга ярдәм итәргә теләп, елап утырган бала янына килгән, аны төргәге-ние белән авызына кабып, анасы янына илтмәкче булган. Әмма авызына бала капкан Бүрене күреп калган халык аның ниятен аңламаган, акыра-бакыра куа башлаган. Бүре, баланы ташлап, якындагы әрәмәлеккә кереп качуын сизми дә калган.

Икенче бер вакытта ул көтүдән аерылган сарык бәрәнен күреп калган. Кешеләргә бик тә, бик тә яхшылык эшләргә теләгән Бүре. Әлеге бәрәнне авылга куып алып кайтмакчы, иясенә тапшырмакчы булган ул. Әмма, ни гаҗәп, бәрән куып йөрүче Бүрене күрүгә, бөтен авыл халкы аны чиләк төбе кага-кага куарга керешкән...

Шуннан соң Бүре кешеләргә якын бармаска булган. Хәтта бу авылны урабрак узарга тырышкан. “Барыбер яхшылыкны аңламыйлар бу адәм балалары”, - дип, кешеләргә кул селтәгән ул.

Әмма Бүре ялгышкан. Читтә генә йөрүче бүрегә карап, кешеләр: “Әйбәт Бүре бу, малга тими, авылга зыян салмый”, - дигәннәр.

Бу хакта Бүре үзе белмәгән. Әмма тойган, сизгән. Нигә сизмәскә – кешеләр аңа мәрхәмәтлерәк була башладылар лабаса. Юк-барга кумыйлар, йодрык төя-төя каргамыйлар да... Хәтта урман буенда калдык-постык ризык та калдыргалый башладылар...

Бүренең җаны барыбер тынычланмаган. “Ничек кенә бу кешеләргә изгелек, яхшылык кылырга икән?” – дип уйлаган ул. Шуңа мин дә борчылам: изгелек кенә кыла күрмәсен инде ул кешеләргә. Үзен дә харап итәчәк, кешеләргә дә борчу тудырачак...

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума