Материалы

Чараларда актив катнашалар

последние и лучшие новости искусства в мире

10-10Төмәннең Кырынкүл мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары шәһәр күләмендә үткән “Таң йолдызы” балалар иҗаты бәйгесендә призлы урыннар яуладылар. Шушы бәйгедә Алинә Хөснетдинова II, ә Денис Джабаров III дәрәҗәдәге дипломнарга лаек булдылар. Дарина Динмөхәммәтова белән Вероника Бикмулина Катнашучы дипломнарын алдылар.  

Вероника татар шагыйрәсе Эльмира Шәрифуллинаның «Дуслык, чын дуслык!» шигырен бик матур сөйләде. Ә Дарина сөйләгән шигырь - Шәүкәт Галиевның «Дуслык балы» булды. Денис сәхнәдән Нәби Дәүлинең «Бәхет кайда була?» дигән шигырен яңгыратты. Алинә әниләргә багышлап, Булат Сөләймановның «Син кояшым минем» шигырен сөйләде.

Бу укучылар тырышып татар телен, әдәбиятын үзләштерәләр. Әдәбият дәресләрендә укытучылары Халидә Хәлидулла кызы Кирамова белән бергәләп татар әсәрләрен укыйлар, сөйләргә өйрәнәләр, ятлыйлар. Татар теле дәресләрендә бәйләнешле сөйләм телен үстерәләр, туган телнең төзелешен өйрәнәләр. Алар дәресләрдә гел “4” һәм “5” билгеләре генә алалар. Мәктәптә үткәрелә торган чараларда актив катнашалар, әти-әниләренә ярдәм итәләр. Балаларга киләчәктә уңышлар телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума