Материалы

Чын бака белән уенчык бака

последние и лучшие новости искусства в мире

Ике бака яшәгән, ди. Берсе чын сазлык бакасы булган. Икенчесе ниндидер малай кулыннан төшеп калган уенчык бака икән.

Чын бака чын бака инде. Ул көне буе чебен-черки куган, кичләрен, башка бакаларга кушылып, җыр сузган.

Уенчык бака көннәр буе сазлыкта тик яткан. Башкалар кебек, көндезге эссе кояштан куркып, камышлар астына да качмаган, телен салындырып, черки дә куып йөрмәгән, сазлык суында да коенмаган. Чын бака уенчык баканың бу сәер тормышыннан көлгән генә. Әмма тегесе җанлы кардәшенең бу көлүенә һич үпкәләмәгән, тын гына утыра биргән.

Бервакыт әлеге ике бака яшәгән сазлыкка кыр үрдәге килеп чыккан. Үзенә тәмле азык эзләп йөрүче бу үрдәк түмгәк өстендә утыручы әлеге ике баканы шундук күреп алган. Чын бака, куркуыннан нишләргә дә белмичә, черки тотарга дип ачкан авызын да йомарга онытып, бер урында катып калган. Ул арада кыр үрдәге якынрак яткан уенчык бака янына килеп тә җиткән, аны томшыгына эләктереп тә алган. Әмма яшел чүпрәктән тегелгән уенчыкны, кабып йота алмагач, кабат түмгәк өстенә ташлаган. Үз табышыннан канәгатьсез калган үрдәк, шикләнеп, икенче бака янына якын да килмәгән, үзенчә тиргәнә-тиргәнә сазлыктан чыгып киткән.

Шушы вакыйгадан соң чын бака уенчык бакадан бервакытта да көлмәгән, башкалардан да рәнҗеттермәгән. Алар бөтен бакалар дөньясында татулыклары белән дан алганнар. Ул гына да түгел, башка сазлык бакалары да: “Безнең сазлык янында да берәр малай уенчык бакасын онытып калдырса иде!..” – дип хыялланалар, ди.

Галимҗан ГЫЙЛЬМАНОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума