Материалы

Чын дус

последние и лучшие новости искусства в мире

Татар теле буенча 4 класс укучылары өчен өлкә олимпиадасында бирелгән биремнәр арасында “Чын дус” темасына кечкенә хикәя дә төзергә кирәк иде. Укучыларыбыз игътибарына иң яхшы хикәяләрне тәкъдим итәбез.

Минем мәктәбемдә бер кыз бар. Исеме – Җәмилә. Ул минем дустым. Миңа булыша һәм мин дә аңа булышам. Ул матур һәм иң яхшы дус, 4 нче сыйныфта укый. Әнисе Роза апа укытучы булып эшли, әтисе Фәнис абый Җәмиләгә булыша. Җәмиләнең апасы, сеңлесе, абыйсы да бар. Ул “4” һәм “5” билгеләренә укый. Без бер-беребезгә бүләкләр бирәбез. Ул минем чын дустым.

Линара МӨХӘММӘТРӘХИМОВА,
Вагай районы, Юрмы урта мәктәбе укучысы.

* * *

Чын дус дип кемне әйтеп була? Минемчә, чын дус ул һәрвакыт шатлык-сөенечне уртаклаша, ярдәм итә торган күркәм гадәтле, йомшак күңелле булырга тиеш.

Минем иң якын дустым – сыйныфташым Зөлфинә. Аның белән без балалар бакчасыннан ук таныш. Аннан соң икебез дә 1 нче сыйныфка кердек. Үсә төшкәч, безнең дуслык көчәйде. Хәзер безнең уртак шөгыльләребез табылды: волейбол секциясенә, җыр түгәрәгенә йөрибез. Зөлфинә бик әйбәт дус. Ул хайваннарны, чәчәкләр үстерергә, китап укырга ярата. Дуслык – ул мәңгелек, чын дус – ул зур көч.

Алинә КАСМАЛИНА,
Түбән Тәүде районының Урта Тарман мәктәбе укучысы.

* * *

Минем чын дустым - Элина. Без икебез 4 “в” сыйныфында укыйбыз. Ул безнең өйгә кунакка килде. Без бергәләшеп музыка тыңладык, компьютерда уйнадык. Элина бик игелекле һәм мәрхәмәтле. Ул миңа укуда да, конкурсларда да булыша. Элина бик матур. Без аның белән көн дә урамда уйныйбыз, ул чын дус.

Аделина ШӘРИПОВА,
Төмән районы, Шыкча урта мәктәбе укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума