Материалы

Декабрь ае сынамышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

Декабрьнең егерме бишендә агачларны бәс тотса, алдагы җәй иген уңар.

Декабрьнең утыз берендә төнлә йолдызлар еш күренсә, ашлыклар уңар; шулай ук бәс булса да, ашлыклар уңар.

Декабрьдә кар аз булса, җәй коры килә.

Декабрьдә кара каргалар күренә икән, кыш җылы була.

Карсыз декабрь – коры яз билгесе.

Декабрь башында көчле бураннар, кар яуса, июнь башында яңгырлар була.

Декабрь җилле икән, март җылы була.

Декабрь җылы булса, кыш озакка сузыла, яз салкын була, соңара.

Декабрьгә җир туңса, кар көртләре булса, уңыш уңа.

7 декабрь – күктә йолдызлар аерымачык янып торса, һава торышы кинәт үзгәрер. Әгәр бу көнне йолдызлар атылса, кышын кар аз явар, ә мартта көчле суыклар килер.

8 декабрь көнне морҗадан чыккан төтенгә игътибар итәләр. Әгәр ул өскә күтәрелсә, тиздән кар явар. Таралып китсә, җилле булыр.

9 декабрь – әгәр бу көнне болытлар җиргә салынып торса, тиздән суыклар җитәр.

10 декабрь көнне эт һәм песиләр үзләрен гадәттәгедән тынычрак тотса, каты суык һәм буран көтегез.

Интернеттан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума