Материалы

“Диңгезчеләр” сынатмадылар

последние и лучшие новости искусства в мире

10-16Һәр елны Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбендә 23 февраль – Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Рәт белән тезелеп атлау һәм җыр смотры” исемле патриотик конкурс уздырыла. Һәр сыйныф спорт залының уртасына чыгып командага буйсынып хәрби күнегүләр күрсәтә, рәт белән тезелеп атлый. Һәр отрядның үз хәрби формасы, җыры, девизы бар. Жюри иң яхшы чыгыш ясаучыларга бәя бирә. Монда: “диңгезчеләр”, “чик сакчылары”, “шәфкать туташлары”, “десантчылар”, “партизаннар” һәм башкалар көч сынаша.

Быел 3 нче сыйныф укучылары “диңгезчеләр” булдылар. Укытучылары - Альбина Мәлик кызы Әхтәриева. Алар 2 нче урынны яуладылар. Үзләрен сынатмадылар, бик шәп, күңелләрне дулкынландырырлык чыгыш күрсәттеләр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума