Материалы

Динозавр һәм тычкан

последние и лучшие новости искусства в мире

(Әкият)

Урманда динозавр яшәгән. Ул гел боек булган, беркем белән исәнләшмәгән һәм һичкемгә елмаймаган. Урманда бөтен хайваннар динозаврдан курыкканнар, чөнки һичкайчан елмаймаган җәнлектән ни көтәргә? Ул үтеп барганда хайваннар аннан куркып качканнар, кеме куак арасына, кеме оясына. Алар шулай яшәгәннәр.

Бервакыт, динозавр бер биек урында йоклап китә. Аның бит үзенең өе дә булмый, нәрсәгә ул? Аңа барыбер һичкем килми, дуслары да юк. Ул тычкан оясына ятып, үзенең зур яны белән аның ишеген каплап куюын белми.

Тыныч кына йокыга талган, ә бу вакытны тычкан өенә кайта. Йортының ишеге бикле! Этеп тә карый, ян белән дә кереп маташа. Ояга һич кенә керә алмый. Динозавр уяна. Тычканга карап көлә, җирдә тәгәрәп йөри. Көлүдән туктый алмый. Ул кытыклаудан нык курыккан икән. Көлүдән динозаврның яшьләре аккан, төчкерергә тотынган. Тынычлангач тычканга: «Мине көлдерүең бик яхшы булды, әйеме! Әйдә дуслашыйк», - дигән. «Ярый, әмма оямнан кит, ишекне капладың», - дигән тычкан. Динозавр гафу үтенгән. Шуннан бирле алар бик дус яшиләр икән. Динозавр гел елмая. Аңа хайваннар матур өй төзеп биргәннәр.

Интернеттан
(Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума