#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әниемә булышам

последние и лучшие новости искусства в мире

Чәй хикмәтләре

Берәү чәйне бик тәмле итеп пешерә торган булган. Күпме сорашсалар да, моның серен беркемгә дә чишмәгән. Гомеренең ахыры якынлашкач, тагын:

- Синең чәең һәрвакыт тәмле, хуш исле була иде, зинһар, серен әйт, - дип үтенгәннәр.

- Әйтсәм, әйтим инде: төсе матур, үзе хуш исле булсын өчен чәйне мул итеп салырга кирәк, - дигән ул.

Әмма тәмле итеп чәй пешерүнең үз хикмәтләре бар. Чәй һәм кофе өчен суны озак кайнатырга ярамый. Чәй яки кофены чәйнектә тиз генә күпертеп алалар яисә, өстенә кайнар су агызып, бераз томалап тоталар. Чәй салыр алдыннан чәйнекне 1-2 тапкыр кайнар су белән чайкап түксәң әйбәт. Чәй пешергәндә суны чәйнек туларлык итеп салмаска кирәк.

Чәй, кофе пешерү өчен яңа гына алып кайткан яки краннан алган су әйбәтрәк. Икенче тапкыр кайнаткан суда аларның хуш исе бетә, тәме кими.

Чәй пешерү өчен фарфор чәйнек уңайлы: анда чәйнең төсе әйбәт чыга, үзе хуш исле була. Металл чәйнектә чәйнең төсе китә, ят тәм килә.

Тәмле һәм хуш исле булсын өчен ике-өч төрле чәйне бергә салып пешерәләр. Әле генә ясалган чәйне, кофены озак тотмагыз, аның төсе бозыла, тәме китә.

Сөтләп эчкәндә башта чынаякка чәй, аннары сөт, шуннан соң гына кайнар су агызалар.

Чәй ясый беләсезме? Башта чәйнектән бер чынаяк чәй агызып, аны кире чәйнеккә салалар. Аннары чынаяк саен куе чәй ясыйлар, өстенә кайнар су агызалар. Чынаяк тоткасы сул якка карап торырга, ә уң якка чәй кашыгы куелырга тиеш.

Шуны да истә тотыгыз: чәйдә 120 дән артык химик матдә, барлык витаминнар да диярлек бар. Чәйнең калориясе бодай ипиенә караганда 25 тапкыр диярлек артык.

«Балалар календаре»

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836