Материалы

Эш үткәч, үкенүдә файда юк

последние и лучшие новости искусства в мире

Матур җәй көне иде. Марат берүзе бакчада уйнап йөри. Ул күлмәк итәгенә вак ташлар җыйган да, әле бер, әле икенче агач янына барып, таш ата. Шулай итеп, ул кошларны куркыта. Аларга таш тидерә алмавына эче поша.

Менә бер кош аның баш очыннан ук очып үтте дә, ерак түгел юл кырыена барып кунды. Шулчак Марат, аңа төбәп, бер таш атып җибәрде. Таш кошның башына барып тиде. Ул шунда ук егылды һәм канатлары белән бер генә җилпенде дә үлде.

Марат тиз генә кош янына йөгереп барды. Кошның урман чикләвеге зурлыгындагы башыннан бер тамчы гына кан тамган. Ә нәни томшыгыннан яфрак корты күренеп тора.

Шунда агач башыннан бер кошның «чирик, чирик…» иткән тавышы ишетелде. Бу аның: «Әй тәртипсез, әдәпсез малай. Без, кошлар, бөтен кырларны, җиләк-җимеш бакчаларын корткычлардан саклыйбыз! Кешеләргә файда китерәбез. Ә син, таш атып, бер иптәшебезне үтердең!» - диюе иде.

Маратка бик күңелсез булды. Бу эшенә ул бик үкенде.

Ләкин инде эш үткән иде. Эш үткәч, үкенүдә файда юк.

Гасыйм ЛОТФИ

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума