Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Латыйфа белән Сафинә Маметовалар бәйрәмнәрне һәм каникулларны Уват районы, Өге авылында үткәрәләр. Әбиләре Рәйсә, бабалары Фәрук Мөхәммәдъяровлар яраткан оныкларын көтеп алалар. Латыйфа 2 нче сыйныфта укый. Мәктәпләрдә карантин башлануга ук әти-әнисе балаларын авылга алып барганнар. Хәзер Латыйфа онлайн-режимда укый. Компьютерны авылда әбисе белән бергә үзләштерә, өй эшләрен бергәләп эшлиләр. Дистанцион рәвештә укуның җиңел түгеллеген Рәйсә апа Юлиягә көн дә шалтыратып сөйли, хәлләрен белешә. Кызларның әниләре - табибә. Әтиләре Рөстәм сәнгать кешесе дә, оста төзүче дә.
Сафинә әле кечкенә, ул апасы белән саф һавада йөрергә, уйнарга ярата. Әби-бабалары оныкларының буш вакытларын мөмкин кадәр мавыктыргыч үткәрергә тырышалар. Латыйфа белән Сафинә әби-бабалары белән бергә үз хуҗалыкларындагы йорт хайваннарын карарга да яраталар. Кичләрен өстәл уеннары оештыралар. Кызлар җырларга яраталар. Шәһәрдә алар иҗади түгәрәкләргә йөреп, бәйгеләрдә катнашалар. Хәзер осталыкларын әби-бабаларына күрсәтәләр. Карантин - балалар һәм әти-әниләр өчен вакытлыча уңайсызлыклар китерде. Алар бу сынауларны яраткан әби-бабалары янында сабырлык белән файдалы үткәрәләр.
Римма УМИТБАЕВА.