Материалы

Файдалы үткәрәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

18-8Латыйфа белән Сафинә Маметовалар бәйрәмнәрне һәм каникулларны Уват районы, Өге авылында үткәрәләр. Әбиләре Рәйсә, бабалары Фәрук Мөхәммәдъяровлар яраткан оныкларын көтеп алалар. Латыйфа 2 нче сыйныфта укый. Мәктәпләрдә карантин башлануга ук әти-әнисе балаларын авылга алып барганнар. Хәзер Латыйфа онлайн-режимда укый. Компьютерны авылда әбисе белән бергә үзләштерә, өй эшләрен бергәләп эшлиләр. Дистанцион рәвештә укуның җиңел түгеллеген Рәйсә апа Юлиягә көн дә шалтыратып сөйли, хәлләрен белешә. Кызларның әниләре - табибә. Әтиләре Рөстәм сәнгать кешесе дә, оста төзүче дә.

Сафинә әле кечкенә, ул апасы белән саф һавада йөрергә, уйнарга ярата. Әби-бабалары оныкларының буш вакытларын мөмкин кадәр мавыктыргыч үткәрергә тырышалар. Латыйфа белән Сафинә әби-бабалары белән бергә үз хуҗалыкларындагы йорт хайваннарын карарга да яраталар. Кичләрен өстәл уеннары оештыралар. Кызлар җырларга яраталар. Шәһәрдә алар иҗади түгәрәкләргә йөреп, бәйгеләрдә катнашалар. Хәзер осталыкларын әби-бабаларына күрсәтәләр. Карантин - балалар һәм әти-әниләр өчен вакытлыча уңайсызлыклар китерде. Алар бу сынауларны яраткан әби-бабалары янында сабырлык белән файдалы үткәрәләр.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума