Материалы

Февраль ае бәйрәмнәре

последние и лучшие новости искусства в мире

14 февраль – Изге Вәли көне.

Соңгы вакытларда бәйрәм “Гашыйклар көне” исеме астында уздырыла, мөселман динендәге татарлар өчен болай атау уңышлырак, аның дини эчтәлеге арткы планга күчә.

1.Коридорларга почта тартмалары куела. Бу көнне укучылар үзләре яраткан егет һәм кызларга гына түгел, укытучыларына, иптәшләренә дә мәхәббәтләрен аңлаталар;

2.Мәктәптә югары сыйныф укучыларыннан почта хезмәте булдырыла. Алар хатларны һәм котлау открыткаларын адресатларына илтеп тапшыралар;

3.Кичен “Сораулар буенча концерт”. Көндез тәнәфестә диварлар янында шаян уеннар:

а) “Кемнең ирене?” дивары. Олы сыйныфта укучы кызлар зур ватман кәгазендә иннек сөртелгән иреннәренең эзләрен калдыралар һәм аны параллель сыйныф егетләре кемнеке икәнлеген ачыкларга тиеш;

б) Шоу-пародия: “Бу безнең егетләр, кызлар”. Кызлар һәм егетләр үз төркемдәшләрендәге төп уңай һәм тискәре бер сыйфатны уйнап күрсәтергә тиеш;

в) “Сезне котларга телим”. Телеэкраннарга алдан язылган SMS-котлауларны чыгарабыз. Алар тапкыр телле һәм рәсемле булырга тиеш;

г) иң күп иренне дөрес табучы төркем, иң оста пародия күрсәтүчеләр һәм иң оста котлаучы укучы һәм укытучылар концерт барышында махсус җыр белән бүләкләнә.

15 февраль – Әфганстаннан Совет гаскәрләрен чыгару көне.

Чаралар:

1.”Без – тынычлык яклы!” – митинг.

2.Солдатлар каберенә, мәңгелек ут һәйкәленә чәчәк салу.

3.Вакытлы матбугатта әфган сугышы хакында чыккан язмалар турында фикер алышу.

4.”Элек һәм хәзер” – “Яшь сәясәтчеләр клубында” әфган сугышына мөнәсәбәтне тарихи ракурста карау, Әфганстандагы бүгенге хәлләр турында сөйләшү.

15 февраль – Интернационалист сугышчыларны искә алу көне.

1.Миргазыян Юнысның “Биектә калу” әсәре буенча китап укучылар конференциясе уздыру.

2.Милләтара дуслыкны чагылдырган иншаларга конкурс уздыру.

21 февраль - Халыкара туган тел көне.

Түбәндә “Әнкәңне сөю – телне сөю” кичәсенең тәртибен биреп узабыз:

1.Туган тел турында укытучының кереш сүзе.

2.”Иң матур шигырь сөйләүче” бәйгесе.

3.”Теленнән тапкан” бәйгесе: әйтемнең эчтәлеген сәхнәләштерәбез, мәгънәләрен төрлечә аңлатабыз. Гадәти гыйбарәгә санап, туры мәгънәсе барлыгын ачабыз:

“Милли тел хәзинәсеннән тапкан” – иң тапкыр сүзләрне уйнап күрсәтәбез.

Гыйбарәнең туры мәгънәсен, заман күренешләрен тәнкыйтьләү яисә алардан яратып көлү рәвешендә уйнап күрсәтергә мөмкин. Мәсәлән, бер кызның алкасы югалган, ди. Ул аны эзләп йөри. Шуннан кыз Күпбеләм Карганы очрата. Ул аңа, әгәр инде күзеңә күренердәй бар җирне карап чыккан булсаң һәм тапмасаң, бер генә юл кала: иптәшләреңнең авызларын ачтырып телләрен кара, ди. Баксаң, малайларның телләрендә алка икән. Берсе, имеш, кызныкы булып чыга. Егет аны сөйгәнлеген, күрсәтеп, очраклы рәвештә юлыккан алканы үз теленә тагып куйган.

Шушы хәлләрдән соң Күпбеләм Каргателне колаксалауның сәламәтлеккә зарарлы икәнлеген фәнни мәгълүматларга таянып аңлатып бирә, икенче яктан, әле бит бу атны тышаулауга да охшаган, сез кешеләр ич, сезне тешләмәсеннәр дип тышаулау кирәкми, сез болай да дус яшәргә тиеш, ди. Бәйрәмнең шаянлык хисен арттыру өчен сыйныфта булган берәр көлке ситуацияне сәхнәләштерәбез.

23 февраль – Ватанны саклаучылар көне.

Бәйрәм итү һәм билгеләү юллары:

1.Бәйрәмне кызларның егетләргә һәркайда да юл биреп, шаярулар рәвешендә билгеләп узуларын сайладык, ди. Ишекләрне ачып кертәләр, сумкаларын күтәреп йөриләр, дәресләрдә булышалар, аларны тактага чыгарганда, үзләре җавап бирүне сорыйлар. Кыскасы, алар көенә торырга, алар ни теләсә, шуны үтәргә тырышалар. Шушы вакытта егетләрнең үз-үзләрен тотышында барлыкка килгән үзгәрешләрне күзәтү бик кызык. Кичен узган көн тәэсирләре белән бүлешәләр, киләчәктә бергә яшәүне ничек дәвам итәргә кирәклеге хакында фикерләр алышалар.

2.Егетләргә бүләкләр хәзерләү, котлау открыткалары язу.

3.”Әйдәгез, егетләр!” бәйгесе.

4.”Гимназия (мәктәп) уңганы” ярышы уздырып, һәр сыйныфның, һәр елның һәм гомумән мәктәпнең иң уңган, иң булдыклы егет-малаен ачыклау.

Рифә РАХМАН.
(“Безнең мәктәптә – бәйрәм” китабыннан).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума