Материалы

ГАИшник Тимур

последние и лучшие новости искусства в мире

31-13Машина йөртүчеләр өчен юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе белән очрашу бер дә күңелле хәл түгеллеген, балалар, сез якыннарыгыздан ишетеп беләсез инде. Әмма шуны онытырга ярамый - бу һөнәр ияләре юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, травма алу куркынычын кисәтү максатында киңкырлы эшчәнлек алып баралар.

Менә без дә бу көннәрдә Төмән шәһәре янындагы татар авылына чираттагы командировкага барган арада, юлыбызны мотоциклына атланган ГАИшник бүлде.

Фуражкасы белән бергә санаганда бер метрлап кына булган әлеге инспектор, сырлы таягын кулында өерә-өерә, яныбызга килеп җитеп, документларны күрсәтүне таләп итте. Мондый җитди командаларга буйсынып, рульдә утыручы Алсу Мөхәммәтәмин кызы, тиешле кагыйдәләр буенча, сумкасыннан бар кирәкле документларны чыгарып бирде. Ә үзе “акланырга теләп” законны, юл кагыйдәләрен бозмаганын, туктатуның сәбәпсез булуын расларга тырышкан булды. “Вакыт юк, иптәш инспектор, бәлки, протоколсыз гына “договоримся”? - дип, “тамырын да тотып” карады. Әмма булачак генералыбыз бик “серьезно” итеп: “Мин акчалата алмыйм!” – дип кенә җавап бирде. Документларны, машинаның номерын тикшергән арада, машина йөртүчебезгә “үрә кат!” командасына буйсынып торырга туры килде. Күрәсең, чит машина икәнен белеп, булачак генералыбыз безне озак тотмады, “честь” биреп, хәерле юл теләп калды.

Бераз киткәч, урамнан үтеп баручы хатын-кызны туктатып, ГАИшник турында сорагач: “Әйе, Тимур авылыбызның иминлеген саклаучы. Балалар бакчасыннан кайту белән, көн саен үз постына ашыга ул. Үзенең вазифасына бик җитди карый ул. Юл йөрү кагыйдәләрен санга сукмыйча, таяк белән кизәнгән инспектога “тьфү сиңа!” дип узучылар артыннан Тимур йортларына хәтле куа бара. Шуңа, берәү дә аның таләпләрен игътибарсыз калдырмый. Ашыгып документларын өйдә калдырып чыгып китүчеләр аңа аеруча рәхмәтле”, - дип сөйләде.

Менә бит, нинди файдалы эш башкара икән Тимур авылдашлары өчен.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума