Материалы

Газетабызның яшь укучысы

последние и лучшие новости искусства в мире

40-7“Яңарыш” газетасын яратып укып баручы кызыбыз – Милена Ярмөхәммәтова белән, балалар, без җәй көне Тубыл районында узган өлкә Сабан туенда танышкан идек. Ул Төмән районының муллаш авылында яшәүче әбисе һәм бабасы – Тәския, Дамир Нәҗметдиновлар белән “Милли ризыклар” бәйгесендә катнашып, баланнан төрле аш-су әзерләргә ярдәм итте. Милена 4 нче сыйныфта укый. 3 сыйныфны ул бары “5”ле билгеләренә генә тәмамлады. Шул сәбәпле һәм 10 яше тулу уңаеннан әбисе белән бабасы аңа зур бүләк ясап, Париж шәһәренә экскурсиягә алып барганнар.

Ул анда конструктор Густав Эйфель проекты буенча төзелгән, Парижның танылган истәлекле архитектура бинасы, бөтендөньяда Франция символы буларак танылган Эйфель манарасын күргән, Европаның иң кызыклы күңел ачу паркы – Диснейлендта булып, фотога төшкән. Бу бәхетле көннәр бәхетле балачак мизгеле булып аның хәтерендә мәңгегә сакланыр. Милена рәсем ясарга, әбисе белән төрле ризыклар пешерергә ярата. Ул әле әбисе җитәкләгән “Хәзинә” фольклор төркеменә дә бик теләп йөри. Биредә ул туган телебездә шигырьләр сөйләргә, җырларга, биергә, ата-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтләрне өйрәнә. Мәсәлән, “Хәзинә” төркеме август аенда Тубыл шәһәрендә узган “Искер җыен” бөтенроссия фестивалендә “Нәфис сүз остасы” номинациясендә катнашып 1 урынны яулады. Миленага киләчәктә дә саулык-сәламәтлек белән уңышларга ирешеп яшәвен телибез һәм “Яңарыш”та басылган мәкаләләрне даими рәвештә укып, моңа сыйныфташларын, дусларын да өндәр, һичшиксез, газета укучыларыбызны үзенең матур мәкаләләре белән дә сөендерер әле дигән өметтә калабыз.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума