Материалы

Гөлҗимеш – табигать бүләге

последние и лучшие новости искусства в мире

40-8Гөлҗимеш (шиповник) Мисыр һәм Греция розаларының нәсел башы санала. Борынгы греклар роза чәчәкләре белән сугыштан җиңеп кайтучыларны каршылаганнар. Ә Төркиядә розалар белән яңа туган бала бишекләрен бизәгәннәр.

Гөлҗимеш – кешелек дөньясына табигатьнең олы бүләге. Безнең якларда ул күпчелек шифалы җимеш һәм бакча бизәүче декоратив куак буларак танылган. Күптөрле витаминнарга бай гөлҗимеш медицинада төрле авыруларга каршы һәм организмны чыныктыручы чара буларак кулланыла. Мәсәлән, гөлҗимеш төнәтмәсе кан басымын көйли, ашказаны-эчәк эшчәнлеген яхшырта.

Шулай ук азканлылык, диатез, бөер һәм бавыр авыртуларыннан, төрле кан китүләрдән, йокысызлыктан файдалы санала. Төнәтмә холецистит, цистит, гепатит авыруларыннан һәм какшаган нервларны дәвалый.

Гөлҗимеш чәе

2 аш кашыгы кипкән гөлҗимешкә 2 стакан кайнар су салып, чәй шикелле пешерегез. Шуны һәр ашаудан соң көнгә 3 тапкыр эчегез.

Интернеттан.

RS. 1980 нче елларның урталарында, балачакта, нәкъ көзнең шушы чорында, Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы урманнарына гөлҗимеш җыярга бара идек. Чиләкләп җыю өчен аска, 7 чакрым ераклыкта урнашкан урманга төшәргә кирәк. Бер елны мәктәп укучысы Лилия апам белән тәвәккәлләп шушы урманга киттек. Бернидән курыкмаганбыз, дөньялар тыныч булган.

Бер-бер артлы куаклар тезелеп киткән, җимешләре искиткеч күп. Апам белән ике зур чиләкне тутырып җыйдык. Җәяү 7 чакрым атлап табышны исән-сау алып кайттык. Калай “листларга” салып өй температурасында киптердек. Ул елны гөлҗимешне кыш буе эчтек: куе, тәмле, исе бөтен тирә-якка тарала иде.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума