Материалы

Гореф-гадәтләрне саклап

последние и лучшие новости искусства в мире

32-5Коронавирус пандемиясе сәбәпле, быел күп бәйрәмнәр элеккечә үтми. Ә менә Корбан бәйрәме ничек узды икән? Дини гаиләләр элеккечә Корбан чалдылар һәм үз йортларында бәйрәмне матур итеп каршыладылар. Төмәннең Кырынкүл авылында элекке гореф-гадәтләрне яңартып та җибәргәннәр әле. Корбан гаете көнне балалар йорт саен йөреп кәнфит һәм тәм-томнар җыйдылар. Бу көнне һәрбер йортның капкасы ачык иде һәм хуҗалар алдан ук кәнфит-сыйларны капка төбенә чыгарып куйдылар. Хәзерге балаларны кәнфит белән кызыксындырып булмый, әлбәттә, аның мәгънәсе бәйрәм йолаларын үтәүдә һәм бәйрәм икәнлеген тоюда. Балалар мөселманча киенеп йорттан-йортка йөреп, үзләренчә бәйрәм ясадылар. Бу йола Кырынкүл авылында элек-электән килә.

Шулай ук дини йортларда матур итеп шарлар белән бизәп, табыннар әзерләп, балаларга бүләкләр таратып Корбан бәйрәмен каршы алдылар.

Күп балалы дини гаиләләрдә бу көнне сабыйларның шатлыклы тавышлары яңгырап торды. Алар бу көнне Корбан бәйрәмен истә калырлык итеп, чын мәгънәсендә бәйрәм иттеләр.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума