#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Губернатор чыршысын кабыздылар

последние и лучшие новости искусства в мире

Декабрьдә Төмәннең «Нефтяник» мәдәният сараенда Губернатор чыршысын кабыздылар. Якты шарлар, гирляндалар, Кыш бабай һәм Кар кызы, бүләкләр – боларның барчасы Губернатор чыршысында булды. Монда өлкәнең төрле районнарыннан 10-13 яшьләрдәге 800 дән артык бала җыелды. Алар арасында талантлы һәм махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнарның сабыйлары булды.

Балалар өчен төрле мастер-класслар, чыршы янында фәнни шоу, фотокабина, фотозона, өстәл уеннары, гейм-зона һәм башкасы оештырылды. Мәсәлән, мастер-класста балалар бик яратып Яңа ел уенчыклары, открыткалар ясадылар. Открыткаларны декоратив кәгазьдән һәм тасмадан эшләделәр. Спектакль башланганчы ялтыравыклы «тычканнар» һәм «Яңа ел шары» уйнаттылар. Алар төрле конкурслар үткәрделәр.

«Зори Тюмени» бию коллективы «Аленький цветочек» исемле спектакль-балет куйды. Спектакльне Кыш бабай белән Кар кызы ачтылар. «Кадерле балалар! Бу бәйрәм туганнарыгыз белән очрашуны көтү минутларын бизәсен. Бүген монда шулай ук олимпиадалар, фестивальләр, фәнни-техник бәйгеләр, волонтерлар, яшьләр иҗтимагый оешмалар лидерлары җыелды. Сез барыгыз да төрле, якты. Бөтен хыялларыгыз гамәлгә ашсын, яңа җиңүләр, сәламәтлек, иминлек телим», - дип сөйләде өлкә губернаторы Александр Моор.

Барлык катнашучыларга бүләкләр өләштеләр. Губернатор чыршысы өлкәдә ел саен уздырыла. Ул регионда сәләтле балаларны бүләкләү максаты белән оештырыла.

Интернеттан
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836