Декабрь 2020 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Муллаш балалар бакчасында «Халык атнасы һәм традицияләре» дигән атналык узды. Төп максаты - телдән халык иҗаты белән танышу, тарих һәм халык иҗаты белән кызыксыну, милләтебез гореф-гадәтләренә карата хөрмәт тәрбияләү. Музейга бару һәрвакыт кечкенә бәйрәм. Музейга экскурсия балаларда Ватанга мәхәббәт, аларның үз төбәкләрендә социаль тормыш тәҗрибәсе туплавын, кабул ителгән тәртип нормаларын, үзара мөнәсәбәтләрне үзләштерүне, мәдәният дөньясына тартылуны формалаштыра.
Музейга экскурсия балаларга туган якның табигый һәм мәдәни кыйммәтләренә мәхәббәт һәм тугрылык хисе тәрбияли, чөнки нәкъ менә шул нигездә патриотизм тәрбияләнә. Балалар музей белән танышудан бик канәгать калдылар. Күргән экспонатлардан күп тәэсирләр алдылар.
Римма НАЗМЕТДИНОВА,
кече төркем тәрбиячесе.