Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Борынгыдан килгән сүз: августта төшкә кадәр – җәй, төштән соң көз.
Август яңгырсыз килсә, җылы һәм коры көзгә.
Августта бәс төшсә, иртә кышка ишарә.
Августта берничә тапкыр яшен булса, көз озак булыр.
Каенда сары яфраклар күп булса, көз иртә килер.
Җылы, яңгырлы август – гөмбә уңышына.
Августта торналар төркем-төркем булып, җылы якка китсә, кыш иртә килер.
10 августта кырмыскалар үз ояларын зурайта икән, иртә, суык кыш көт.
11 августта өлгергән солы икенче тапкыр яшелләнсә, көз елак булыр.
12 августта һава бөркү, чебен-черки усал булса – яңгырга.
13 августта яңгыр алдыннан салават күпере чыкса, начар һава торышы озакка дип җыенып килер.
14 август нинди булса, 28е дә нәкъ шундый.
15 август – әгәр җил төшкә кадәр кояш уңаена әйләнеп, төштән соң, киресенчә борылса – аяз көннәргә ишарә.
16 август нинди, 19 декабрь шундый.
17 августта нинди һава торышы хакимлек итсә, ноябрь ае да шундый булыр.
18 августта көндез аяз булып, кичкә таба болытлар куера башласа, һава торышы бозыла.
19 августта нинди һава торышы булса, Покрау (14 октябрь) һәм январь да шундый килер.
20 августта кояш чыккач, томан таралып бетсә, көннәр матур торыр.