Материалы

Һаваларда – торна тавышлары...

последние и лучшие новости искусства в мире

36-9Яр карлыгачлары инде август ахырларында ук китеп барганнар иде, авыл карлыгачлары да, алар үрнәгендә өер-көтүләргә берләшеп, юл хәстәре күреп йөриләр. Күкеләр, былбыллар алай зурдан кубып, берләшеп тормастан, берәм-берәм инде август ахырларында ук китеп беттеләр. Кайсы – Африкага, кайсы Һиндстанга, Әфганстанга яки Әстерхан далаларына.

Көзнең аяз көннәрендә кыйгач рәткә тезелешеп торналар очып уза. Сискәндергеч таныш тавышлары бик якында, колак төбендә генә яңгырый кебек, ә үзләре әнә ничек биектә, ак болытларга орынып ук очып баралар икән. Тыйнак кына эндәшкәләп куйган тавышлары үзәкләргә үтәрлек сагышлы, ә канатларын талгып җилпүләре – әйтерсең лә саубуллашу көенә яулык болгап барулары.

Сентябрь ахырларында кинәт кузгалып киткән салкынча җилләрдән урман-әрәмәлекләрдәге агачлар, бер-беренең иңнәренә кагылып, тирбәнә, бөгелә-сыгыла дулкынлана башлыйлар. Алар да әйтерсең лә кошлар артыннан җылы якка китәргә ярсыналар...

“Балалар календаре”

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума