Материалы

“Һәр көнебез кызыклы”

последние и лучшие новости искусства в мире

36-8Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе директоры Мөнирә Калиевадан укуга әзерлек, җәйге лагерь турында сораштык.

- Быел мәктәптә 131 укучыны 12 укытучы укыта. Барлык хезмәтчәннәр белән 20 кеше хезмәт итәбез. Балалар бакчасына 23 сабый йөри, консультатив-методик пунктта (чит авыллардагы балалар бакчасындагы мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар) 27 бала исәпләнә. Тукман авылында үз тәрбиячеләре бар, башкаларга үзебез йөреп эшлибез.

Беренче сентябрьдә 6 бала беренче тапкыр бусагадан атлап керде. Мәктәптә Киндерле, Тукман, Паченка, Маслян, Бухарин авыллары сабыйлары укый. Белем йортына косметик ремонт ясалды. Коллектив яшь, монда тырыш, гадел, энергияле укытучылар укыта. Һәрберсенең гаиләсе булса да, көнен-төнен мәктәптә күңелләрен биреп эшләргә әзер. Өлкән укытучылар - мин, Мансура Фазлуллина, Фирдәвес Алеева. Ветеран укытучы Мансура апа Фазлуллинадан укытырга кайчан гына сорама, кире какмый. Коллективка зур рәхмәтемне белдерәм. Балалар бакчасында озак еллар тәрбияче булып эшләүче Зиләфрүз Фазлуллинаның фоторәсеме Түбән Тәүде район үзәгендә Мактау тактасында тора. Бу көннәрдә РФ мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 11 сыйныфны 6 укучы тәмамлады, шулар арасыннан Киндерленең Алсу Умбитова, Тукманның Валерия Подчувалова алтын медальгә ия булдылар.

“Мәктәп корабле” көндезге сәламәтләндерү лагере 3 смена эшләде. Беренче сменаның начальнигы - мин, икенченең Татьяна Гердт, өченченең Айсылу Исакина булдык. Башлангыч сыйныфлар укытучысы Анжела Бакиева һәр көннең ничек үткәнен язып, интернетка сайтыбызга җибәреп барды. Яңа уку елында укытучыларга, укучыларга, ата-аналарга уңышлар, сәламәтлек телим. Иң мөһиме – дөньялар тыныч торсын, - дип сөйләде Мөнирә Хикмәтулла кызы.

Анжела Бакиеваның интернетка куйган язмаларының берничәсенә тәрҗемә ясап тәкъдим итәбез:

“Фантазияләр һәм иҗат станциясе”. Бу көнне без көнозын хыялландык. “Тылсымлы буяулар” түгәрәгендә балалар гадәти булмаган буяулар белән рәсемнәр ясадылар, шуңа күрә безнең рәсемнәр бик күп һәм кызыклы килеп чыкты. Гадәти булмаган буяулар белән рәсем ясау техникасы балаларны шаккатырды, чөнки алар мондый сәнгатьне беркайчан да күрмәгән. Мәктәп ишегалдына чыгып, балалар туп уйнадылар, таган атындылар. Тәмле төшке аштан соң “Оста куллар” түгәрәк эше булды. Кызлар “Стильле боз-җәй” апликациясе ясадылар. Малайлар фантастик геройлар “раскраскасын” буядылар».

«Бүген көн бик бай узды. Без аны юлларда, янгыннарда, транспорт чараларында һәм велосипедларда йөрүдә куркынычсызлыкка багышладык. Иртәдән үк янгын куркынычсызлыгы турында сөйләштек һәм барлык кораллар белән янгын стенды булдырдык. 36-7Коралларны балалар үзләре ясадылар һәм буядылар. Аннары Түбән Тәүдегә экскурсиягә киттек. Сәфәр вакытында мәйдан янында әңгәмәләр үткәрдек һәм балалар турыдан-туры юлда велосипедчы куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кулландылар».

«Һәр көнебез кызыклы. Бүген “Мәктәп корабле”ндә чиста эш акциясе узды. Балалар мәктәп яны участогында яшелчәләргә су сиптеләр, Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган һәйкәлләр янындагы чүпне җыйдылар, автобус тукталышын чүптән арындырдылар”.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума