Материалы

“Хыялы тормышка ашсын”

последние и лучшие новости искусства в мире

«Футбол» сүзен ишеткәч, күз алдыбызга ямь-яшел чирәм, зәңгәр күк һәм туп артыннан куып йөрүче егетләр килә. Данлыклы Роналдо, Зидан, Марадона, Леонель Месси, легендар Пелены искә төшерәбез. Аларга сокланып та, кызыгып та куябыз әле. Яз җитеп, кара җир күренүгә, яшүсмерләр кулларына футбол тубы тотып, урамга атылалар. Футбол популяр уен, аны күп малайлар бик яраталар. Камил Элдар улы Сәгыйтовка 11 яшь, 5 сыйныфта белем ала. Бал биюләре белән шөгыльләнеп, Элвин Грей җырларын тыңлый. Ләкин боларның барысыннан да Камил футболны өстенрәк күрә. Каян килгән шундый кызыксыну? Әйдәгез, үзеннән сорыйк.

Өч ел элек балалар белән өй каршындагы мәйданда уйнап, бу спорт уены миндә зур тәэсир калдыруын, эмоцияләр уятуын аңладым. Ул үзенең гаҗәп күренеше, популярлыгы белән мавыктырды. Мәктәптән соң әни янына кайттым да, мине “Форвард” мини футбол клубына яздыруын сорадым. Әни минем шул вакытта гаҗәпкә калды, чөнки элек безнең гаиләдә футбол турында сөйләшүләр булмаган иде. Хәер, яшь чагында футбол белән дәү әтием мавыккан. Футбол белән кызыксыну миңа геннар аша күчкән. Дәү әти белән телевизордан футбол караганда, уенның энергетикасы миңа да йога башлады. Шуннан бирле футболга мәхәббәт барлыкка килде.

Футбол команда уены булганга күрә, команданың һәр әгъзасына башка уенчылар белән дустанә мөнәсәбәтләр кора белергә кирәк. Чөнки контактка бара белү уен нәтиҗәләренә җитди йогынты ясый. Футбол тренеры Даниэл Желев безнең команда өчен абруйлы кеше. Әнием миңа зур ярдәм күрсәтә, безнең команда тормышында актив катнаша. Барлык булган уеннарга мине озатып йөри. Һәрбер уенчының туган көнен зур тату футбол гаиләбездә билгеләп үтәбез. 2019 ел безнең команда өчен бик нәтиҗәле булды: ел башында Ишим шәһәрендә үткәрелгән “Локомотив Кубогы” чарасында катнашып, алтынчы урын алып кайттык. Апрель аенда 2008 елда туган яшүсмерләр арасында үткәрелгән мини футболда “Казан Кубогы»ның көмеш призерлары булдык. Без көндәшләребез - Уфа, Йошкар-Ола, Щелково, Мытищи, Мәскәү командалары белән ярыштык. Төмәндә узган “Җиңү Кубогы-2019”нда 3 нче урынны яуладык. Безнең команда 2007-2008 елларда туган яшүсмерләр арасында “Төмән шәһәре Кубогы” җиңүчесе булып тора. Шәһәр беренчелегендә 2 нче урын алдык һәм мин «Иң яхшы сакчы» Кубогы белән бүләкләндем. 2018-2019 еллардагы мини футбол буенча шәһәр турнирында бронза призерлары булдык. Уенда, капканың сакчысы буларак, зур җаваплылык тоям. Футбол - үзара килешү, координация һәм җитезлек, тиз реакция белдерү һәм карарлар кабул итә белүне таләп итә. Тренировка вакытында күнегүләр комплексы даими үзгәреп тора, йөкләнешләр чиратлаштырыла. Футболчы чыдам булырга, тренерның сүзләрен тыңлый һәм аңлый белергә тиеш”, - дип сөйләде ул.

Камил киләчәктә профессионал футболчы булырга хыяллана. Хәзер танылган уенчыларның казанышларын актив күзәтә. Ул нинди уенчы нинди команда өчен уйный һәм аларның гонорары күпмелеген белеп, кызыксынып тора. Аның яраткан уенчысы Леонель Месси иде, ә хәзер - Илзат Әхмәтов, Андрес Иньеста.

Ләйлә МАДЬЯРОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума