#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Җиңүгә рухландыручы себер егете

последние и лучшие новости искусства в мире

27-714-17 июнь көннәрендә Түбән Тәүде рйоны, Киндерле урта мәктәбенең 5нче сыйныфына күчкән Вилдан Әхтәриев әтисе Ринат Ильяс улы белән Казанга Франция-Австралия матчын карарга бардылар. Без җанатар (болельщик) егет белән очрашып, Татарстан каласына ясаган сәяхәте турында сораштык.

- Матчка билетны интернет аша заказ биреп алдык. Төмәндә “җанатар паспорты”на ия булдык. Казанда кунакханәдә яшәдек. Матч 16 июньдә 45 мең тамашачы сыешлы “Казан-Арена” стадионында барды. Мин Франциягә ставка куйдым, ул 2-1 хисабы белән Австралияне отты.

Стадион искиткеч зур, яңа технологияләр белән эшли. Куркынычсызлык югары дәрәҗәдә тәэмин ителгән. Стадионга кергәндә хокук саклаучылар ныклап тикшерделәр. Фан зонада өч телевизор урнашкан, алардан башка матчларны да карадык. Стадионда киосклар эшләде, алардан күңелеңә ни тели, шуны сатып алырга булды. Бөтен җирдә чәкчәк тәкъдим иттеләр. Волонтерлар бик яхшы эшлиләр, гел булышырга ашкыналар. Алар махсус киемнәр кигәннәр. Стадионда кешеләр нинди генә телләрдә сөйләшмиләр, әллә ничә милләт вәкилләре футболчыларга уңышлар теләргә килгәннәр. Казанда иң шаккатырган, иң истә калган матч булды. Әти белән Кол Шәриф мәчетен, Муса Җәлил һәйкәлен һәм башкасын күрдек. Кибетләрдә гел татар теле яңгырый. Әти белән әнигә футбол буенча дөнья чемпионатын экраннан түгел, ә барып карарга мөмкинлек тудырганнары өчен зур рәхмәт, - дип сөйләде Вилдан.

- Улыбыз ике ел инде Түбән Тәүде спорт комплексына футбол секциясенә йөри. Футболны нык ярата. Мәсәлән, бу көннәрдә мәктәп белән мини-футбол буенча ярышып, район күләмендә беренче урынны яуладылар. Мәктәптә яхшы билгеләргә укый. Спорт белән мавыгуы өчен шатланабыз, бала сәламәт тормыш алып барырга тиеш, - дип сөйләде егетнең әнисе Альбина Мәлик кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836